Акция

“КЫЗЫЛ КАНӘФЕР” – хәтер чәчәге
2018 елның 10 маеннан алып 22 июненә кадәр Россия Федерациясендә “Буыннар хәтере” фонды инициативасы буенча “КЫЗЫЛ КАНӘФЕР» дигән хәйрия акөия старт алды.
Аның төп максаты – хәрби бәрелешләрдә катнашкан ветераннарга ярдәм итү. 10 майдан алып 22 июньгә кадәр чорда һәр кеше Россия терриориясендәге кибетләрдә сатылган кызыл канәфер чәчәге формасындагы символны сатып алып, 22 июньдә һәм Россиянең хәрби Дан көннәрендә күкрәгенә тагып куя ала. Сатылган значоклардан җыелган акчалар хәрби бәрелешләрдә катнашкан ветераннарга ярдәм итү Фондына китә. Әлеге Фонд инде шушы средстволардан ярдәмгә мохтаҗ булган ветераннарга булышлык күрсәтә.
2015 – 2018 елларда гына илебездә әлеге Фонд аша 6200 ветеранга адреслы ярдәм күрсәтелгән.
2016-2017 елларда Фонд 48 профильле учреждениеләргә тиешле ярдәм күчергән.
“Мин һәлак булган батырларны онытмыйм. Мин сугыштан исән кайткан ветераннарга ярдәм итәм” дигән гыйбарә астында бергәләп “КЫЗЫЛ КАНӘФЕР” акциясендә катнашып, хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан ветераннарыбзга ярдәм күрсәтик, һәлак булганнарны искә алыйк.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=2663

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.