(Нет названия)

11.00 сәгатьтә Иске Кулаткы мәдәният йорты каршында Кырымның Россиягә кушылуына 4 ел тулу һәм Нәүрүз бәйрәмен каршы алу уңаеннан тантана үтте. Район администрациясе Башлыгының беренче урынбасары В.А. Деникаева райондашларны әлеге бәйрәмнәр, Халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре көне уңаеннан кайнар тәбрик итте һәм әлеге тармакта зур уңышларга ирешкән хезмәткәрләргә Рәхмәт хатлары тапшырды. Сәхнәдән район мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм балалар сәнгать мәктәбе укучылары тарафыннан әзерләнгән концерт программасы райондашларыбызга күтәренке кәеф һәм бәйрәм рухы бүләк итте. Үзәк мәйданда халык өчен сәүдә нокталары, бушлай пылау һәм кайнар чәй белән тәэмин итү нокталары эшләп тора.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=2487

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.