18 март көнне, ягъни бүген Иске Кулаткы районында иртәнге 8.00 сәгатьтә 20 сайлау участогы ачылды. РФ гимны астында башланып киткән сайлауларның оешкан төстә үтәчәгендә өмет бар. Чөнки сайлау комиссияләре, җәмәгать күзәтүчеләре, дружинниклар — барысы да бу мөһим чарага алдан ук әзерлекле иде.
Табигатьнең үз кануннары. Март уртасы булса да мулдан кар ява. Әмма райондашларыбыз моңа карап тормый, алар кар яуса да, яңгыр булса да үзләренең гражданлык бурычларын үтәргә ашыгалар. Һәркем үз тавышын Президентлыкка лаеклы кандидат өчен бирергә килә.
Үзәк мәйданда пылау әзерләү башланды, сәүдә нокталары халыкка азык-төлек тәкъдим итә, музыка яңгырый.
БҮГЕН БӘЙРӘМ! САЙЛАУЛАРГА РӘХИМ ИТЕГЕЗ! САЙЛАУ УЧАСТОКЛАРЫ КИЧКЕ 8.00 СӘГАТЬКӘ КАДӘР ЭШЛИ.
Мар 18 2018
Сайлаулар башланды.
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=2484
Свежие комментарии