Җәен дә, кышын да руль артында

Ш.М. АВӘЗОВ.

Машина йөртүчеләр һәрвакыт юлда. Кемдер пассажирлар йөртә, кемдер йөк ташый. Аларның бурычы бер — вакытында һәм бернинди һәлакәтләрсез кешеләрне һәм йөкне урынына алып барып җиткерү. Традиция буенча, октябрьнең соңгы якшәмбесендә машина йөртүчеләр үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен – Автомобиль транспорты хезмәткәрләре көнен билгеләп үтәләр.
“Мин үземне башка һөнәр иясе итеп күз алдыма да китерә алмыйм. Без малай чакта машиналар бик аз иде, ул вакытта күп кенә яшьтәшләрем машина йөртүче булырга, зур йөк машиналары – ЗиЛ, КамАЗ, КРАЗлар йөртү турында хыялланды,” — ди 40 елга якын гомерен руль артында үткәргән Шамил абый Авәзов.
Шамил абый Иске Кулаткы эшчеләр бистәсендә яшәүче Фатыйма апа һәм Мөнир абый Авәзовларның күп балалы гаиләсендә беренче балалары булып дөньяга килә. Кечкенәдән үк әти-әнисенең ярдәмчеләре булып үсә. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, һөнәри училищеда белем ала, машина йөртүче һөнәрен дә үзләштерә. 1975 елда армия сафларына алына һәм ил алдындагы хәрби бурычын Саратов шәһәрендә үти. Анда да Шамил абыйга шофер буларак хәрби машиналар белән идарә итәргә туры килә.
— Армиядән кайткач ук хезмәт юлымны районыбызның автохуҗалык идарәсендә башлап җибәрдем. Анда эшләгәндә мин рейс автобусында райондашларыбызны Ульяновск шәһәренә дә йөрттем. Аннары төрле йөкләр ташырга туры килде. Ә инде 2000 елдан хезмәт юлымны район администрациясендә дәвам итәм. Бүгенге көндә дә шунда ук “Транстехсервис” муниципаль учреждениесендә машина йөртүче булып эшлим. Үземә беркетелгән УАЗ автомашинасында тәртип белән йөрергә тырышам, ашыгып ерак китеп булмый бит. Техника ватылмыйча да тормый, карап, ремонтлап торабыз,”- дип сөйли Шамил Мөнирович.
Шамил абыйның тавышыннан ук сабырлык, гадилек бөркелеп тора. Зур тәҗрибә туплаган, ышанычлы кеше, диләр аның турында хезмәттәшләре.
Шамил Мөнирович эшендә генә түгел, гаиләсендә дә тырыш, булдыклы кеше. Хатыны Рәхилә апа белән ике ул һәм кызларын тәрбияләп үстерделәр. Балаларына югары беләм үзләштерергә ярдәм итеп, өчесен дә олы тормыш юлына чыгардылар. Бүгенге көндә уллары Рамил һәм кызлары Гүзәл — Сызрань шәһәрендә, ә Раил исемле уллары Самара шәһәрендә яшиләр. Әти — әниләренең үрнәгендә балалары да тату гаиләләр кордылар. Шамил абый белән Рәхилә апа бәхетле әбекәй һәм бабакай да булдылар, аларның 4 оныклары үсеп килә.
– Без әтиебез белән бик горурланабыз. Ул хезмәтен ярата, җаваплылык белән башкара, безне дә шундый булырга өйрәтте. Кайгыртучан, йомшак күңелле дә үзе, – ди балалары әтиләре турында.
Зур стажлы шоферның хезмәтенә күрә хөрмәте дә шактый. Һөнәри бәйрәме көнендә дә аның бик күп котлаулар һәм җылы теләкләр ишетәчәгенә шик юк. Һәм, гадәттәгечә әйтсәк: “Юлыгызда һәрвакыт яшел ут кына янсын”.
Гөлназ Кузәева.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=2075

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.