Хәрби хезмәт – мактаулы вазифа

1 октябрьдән илебездә көзге чакырылыш кампаниясе старт алды. Ул 31 декабрьгә кадәр дәвам итә. Шушы көннәрдә Иске Кулаткы район хаста- ханәсендә яшь егетләрне Россия Армия сафларына чакыру буенча медицина комиссиясе үзенең эшен тәмамлады.
2017 елның көзге чакырылыш кампаниясендә РФ Кораллы көчләре сафына безнең Иске Кулаткы районыннан 15 кеше китәчәк.
Рәсми мәгълүматларга караганда, 2017 елның көзге чакырылыш вакытында илебездә 110-120 мең егет армиягә юллама алачак. Ел саен хезмәткә алынучы россиялеләр саны кими бара. Бу демографик сәбәпләр белән дә, килешү нигезендә хезмәт итү белән дә бәйле. Күп кенә егетләр хезмәтнең мондый төрен кулайрак күрә: акча да, дәүләт дәрәҗәсендә тәэмин итү дә бар.
Россия Армия сафларына чакырылу белән бергә быел көзен ил каршында үзләренең изге бурычларын үтәп 20 солдат туган якларына кайтачак.
Россия Армия сафларында хезмәт итү — ир -егетләр өчен мактаулы вазифа. Элек Совет Армиясе сафларында хезмәт срогы 2-3 ел, хәрби диңгез флотында хәтта 4 ел булды.
Бүген исә бу сроклар күпкә азайтылды һәм ул бары 1 ел, ягъни 12 ай гына тәшкил итә.
Иске Куаткыда туып-үскән, гомумән барлык призывникларга армия сафларына барып, изге бурычларын үтәп, туган якларына сау-исән кайтуларын теләп калабыз.
Р. Арифуллин.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=2069

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.