Күмәк эш таулар күчерә

“Яшәр өчен бетмәс көч
алырга
Олысына һәм дә кечегә, —
Мәхәббәтле, ямьле,
мәрхәмәтле
Туган ягы кирәк кешегә.”
Фәнис Яруллин.
Туган як, туган җир, туган авыл…Һәркем өчен изге, газиз, кадерле ул. Безнең һәрберебезнең газиз туган йорты, туган авылы бар. Һәр авылның үзенә генә хас, кабатланмас истәлекле урыннары, горурланырлык күренекле шәхесләре була. Туган төбәгебезнең һәр агачы, һәр сукмагы, һәр кешесе безгә таныш һәм якын. Шуңа күрә без аның тарихын яхшы белергә, табигатен сакларга, кешеләре белән горурланырга тиеш.
Иске атлашлылар да авылларын чын күңелдән яраталар һәм аны чиста тоту, яшелләндерү һәм ямьләндерү буенча ел әйләнәсендә мөһим эшләр башкаралар. — Авылыбыз имамы Нурали абый Сафаров, фермерларыбыз Илдар Аввәсов һәм Ф. А. Вәльшина төзекләндерү эшләрен оештыруда һәрчак актив катнашалар. Элеккеге елларда авылыбызда 7 мәчет булган. Авылдашыбыз Фоат абый Абушаев иске мәчетләрнең урыннарын төзекләндерү һәм койма белән урап алу инициативасы белән чыкты. Мәчет картларыбыз да аның башлангычын хупладылар. Бүгенге көндә 3 мәчет урыны төзекләндерелде. Ә инде Шәфика апа Курмаева һәм Рәхилә апа Хәсәнова иске мәчет тирәләрен чиста тотуда, анда чәчәкләр үстерүдә тырышып эшлиләр. Яшь патриотлар Н.Н. Сафаров һәм Р. Р. Вәльшин авылыбызның истәлекле урыннарын төзекләндерүгә зур өлеш кертәләр. 2015 елда авыл картлары, фермерларыбыз һәм поселение депутатларының инициативасы буенча авылыбызда алма бакчасы утырттык. Әлеге изге эштә һәрбер авылдашыбыз актив катнашты. Бүген инде 120 төп алмагач үсеп торган бакча — авылыбызның горурлыгы һәм күрке булып санала. Авылдашыбыз, район Башлыгы Э. Ә. Ганеев әлеге бакчаны утыртуда, үсентеләр кайтаруда матди ярдәм күрсәтте. Э. Ә. Ганеевның изге эшләрен санап бетергесез. Авылдашларыбыз аны бер догаларыннан да калдырмыйлар, Ходай Тәгаләдән аңа саулык – исәнлек, эшләрендә уңышлар сорыйлар. 14 октябрь көнне уңган авылдашларыбызның тырышлыгы белән авылыбызда тагын бер җимеш бакчасы барлыкка килде. Э. Ә. Ганеевның матди ярдәме белән груша, слива һәм алмагач үсентеләре кайтардык. Җимеш үсентеләрен бакчага утырту өмәсендә авылдашларыбыз бик теләп катнашты,- дип сөйләде безгә Атлаш авыл поселениесе Башлыгы Наҗия Рәгыйбовна Чамкаева. Авыл поселениесе Башлыгы буларак Н. Р. Чамкаева барлык мәсьәләләрне хәл итүдә башлап йөрүчеләрдән. Ул беркайчан да килеп чыккан проблемаларны олысына һәм кечесенә бүлми. Аларның һәрберсен, аерым шәхеснекеме ул, глобаль проблемамы — алдан күреп, вакытында хәл итеп барырга тырыша. Һәрбәр күмәк эш аның башлангычында тормышка аша. Быел Иске Атлаш авылының Мир урамында аның тырышлыгы белән беренче ТОС (территориаль җәмәгать үзидарәсе) берләшмәсе оештырылды. Аның рәисе итеп А. Ш. Чамкаев сайланды. Барлык тиешле документларны рәсмиләштерүдә Н. Р. Чамкаева зур булышлык күрсәтте. Хәзер инде авылдашлары белән бергә урамнарын матурайту һәм төзекләндерү эшләрен алып баралар. Киләчәктә төрле акцияләрдә һәм конкурсларда катнашып, акчалата грант алырга да тырышачаклар. Аларның яхшы үрнәгендә башка авылларыбызда да ТОСлар оештырылып, төзекләндерү эшләре җанланып китсен иде. “Күмәк эш таулар күчерә”, — диләр. Иске Атлаш авылында да якын киләчәктә җиләк-җимеш бакчалары чәчәккә күмелеп, авылда яшәүчеләрне җимешләре белән куандырыр дигән өметтә калабыз.
Гөлназ Кузәева.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=2065

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.