Юл төзүчеләр һәрвакыт эштә

Районыбыз тормышын юллардан башка күз алдына китерә алмыйбыз икән, димәк, әлеге тармакта эшләүчеләрнең дә җәмгыятьтә роле зур. Сәнәгать, авыл хуҗалыгы, төзелеш – бер генә өлкәдәге эшчәнлек тә юллардан башка тормышка ашырылмый.
Иске Кулаткы районында юллар төзү һәм ремонтлау эшләрен уңышлы гына җаваплылыгы чикләнгән “ТАН” оешмасы башкарып килә. Үзләренең профессиональ бәйрәмнәрен дә әлеге коллектив якты йөз белән каршылый дияргә нигез бар.
Җаваплылыгы чикләнгән “Тан” җәмгыяте Иске Кулаткы, Павловка һәм Радищево районнарына хезмәт күрсәтә. Районыбыз буенча иң зур булып саналган әлеге колллектив белән Рамил Рәфатович Хөснетдинов идарә итә. Бүгенге көндә анда 144 кеше эшли, эшнең бик күп вакытында хезмәткәрләр саны тагын да арта. Предприятиенең техник базасы да көчле, алар карамагында 19 — «КамАЗ», 1 — “МАЗ”, 5 — “ЗИЛ”, 1- “ГАЗ-53” автомашиналары, 8 — вахта машинасы, 6 — трактор һәм күптөрле махсус техника бар.
— 2017 елның 1 октябренә җаваплылыгы чикләнгән “Тан” җәмгыяте тарафыннан тулаем алганда — 221837123 сумлык, шул исәптән юлларны карап тору – 59441359 сумлык, муниципаль берләшмәләрнең торак пунктларын төзекләндерү буенча 44807185 сумлык эшләр башкарылды. Иске Кулаткы районы буенча тулаем эшләрнең күләме 98306795 сум тәшкил итте. Юлларны карап тору эшләре – 38078991, ремонт эшләре – 37984727 һәм торак пунктлардагы юлларны төзекләндерү эшләре 22243077 сумга башкарылды. Юл чокырларын ямау һәм карта буенча ремонт эшләре тулаем 231785 кв. метрда башкарылды. Иске Кулаткы районы буенча әлеге эшләрнең күләме 116941 кв. метр тәшкил итте,- дип сөйләде җитештерү-техник бүлеге начальнигы Гаяз Иршатович Мавлютов.
Җаваплылыгы чикләнгән “Тан” җәмгыятендә бу сезонга билгеләнгән ремонт һәм төзелеш эшләрен төгәлләп киләләр. Бүгенге көндә районыбызда Мосеевка авылы тирәсендәге юл ремонтланып тора. Ел башыннан барлыгы 33835 тонна асфальт җитештергән асфальт-бетон заводы эшчеләре дә профессиональ бәйрәмнәрен югары күрсәткечләр белән каршы алалар. Мастерлары Г. Р. Мингалишев белән лаборант
Г. Ш. Курамшина, тракторчы Ф. З. Тимушев, операторлар Р. Я. Аббәсов, И. Р. Байгулов һәм операторлар ярдәмчесе Р. Д. Байгузин сыйфатлы асфальт ясап чыгару өчен тырышып эшлиләр. Әлеге мәшәкатьләр белән беррәттән, предприятие хемәткәрләре кышкы чорга әзерләнү эшләре турында да онытмыйлар Үткән кыш җаваплылыгы чикләнгән “Тан” җәмгыяте җавап тота торган юлларда проблемалар булмады. Быел да шулай буласына ышанып калабыз. Хөрмәтле юл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, кадерле ветераннар! Һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Эшләрегездә зур уңышлар, гаиләгездә тынычлык телибез. Хәвеф-хәтәргә юлыкмыйча, барчабызга да имин, уңай юлларда йөрергә насыйп булсын. Сез төзегән юллар ышанычлы булып, халкыбызга бик озак хезмәт итсеннәр иде.
Гөлназ Кузәева.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=2061

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.