Өлкәннәргә бәйрәм бүләк иттеләр

Өлкәннәр көне — хөрмәтле ветераннарга булган тирән ихтирамны һәм олы рәхмәтне җиткерергә мөмкинлек биргән бәйрәм. Районыбызда әлеге бәйрәм истә калырлык итеп билгеләнде. Хезмәт ветераннарын үзләре эшләп килгән коллективларына кунакка чакырдылар, бара алмаганнарына өйләренә килеп, бүләкләр тапшырдылар һәм хәлләрен белешеп кайттылар.
“Гөлчәчәк” балалар бакчасында да Өлкәннәр көне зур тантанага әверелде. Бирегә бакчада озак еллар хезмәт итеп, лаеклы ялга чыккан апалар чакырылган иде. Тәрбияче апалар һәм балалар өлкәннәргә матур бәйрәм бүләк иттеләр.
Бакча мөдире Л.Ф. Богданова кунакларга котлау сүзләрен ирештерде.
— Сезнең бай тормыш тәҗрибәгезне без югары бәялибез. Сез намуслы хезмәтегез белән район үсешенә зур өлеш кертүче шәхесләр. Күңел көрлеген, киләсе көнгә ышанычны саклап калып, Сез бүген дә рухи кыйммәтләр һәм әхлаклылык кебек сыйфатлар таратасыз. Эшкә җаваплы карашыгыз белән бүген дә үрнәк булып торасыз, бай тәҗрибәгез белән бик теләп уртаклашасыз, үз үрнәгегез белән яшь буында хезмәт сөючәнлек, патриотизм, ихтыяр көче тәрбиялисез, — диде ул. Пенсионерлар Союзы рәисе Р.Я. Мусина да өлкәннәргә матур теләкләр юллады.
Бәйрәм концертында өлкән төркем балалары кунакларга багышлап шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, биеделәр. Алардан кечкенәләр һәм уртанчы төркем дә калышмады, алар да үзләренең чыгышларын күрсәтеп килгән кунакларны шатландырды. Балаларда өлкәннәргә карата хөрмәтләү хисе тәрбияләү нәкъ менә шул шигырьләрдән, җырлардан күренде. Һәр чыгыш җылы кабул ителеп, кайнар алкышларга күмелде. Чара азагында балалар өлкәннәргә үз куллары белән әзерләнгән кул эшләрен һәм чәчәкләр бүләк иттеләр. Өлкәннәр тәмле ризыклар тулы өстәлләр артында аралашуларын дәвам итте.
Бәйрәмгә килүче кунаклар бакча коллективына, тәрбияче апаларга әлеге күркәм чараны оештырып, хөрмәтләгән, олылаган, игътибар, бәйрәм кәефе бүләк иткәннәре өчен рәхмәтләрен белдерделәр.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=2057

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.