Егетләребез сынатмый

Рамис Мадьяров

Безнең Иске Кулаткы районы егетләре үзләренең тырыш, кыю һәм җитез булулары белән аерылып торалар. Алар кая гына бармасын, бар җирдә дә районыбызның данын күтәреп, зур җиңүләр яулап кайталар. Без алар белән лаеклы рәвештә горурлана алабыз. Шундый ир-егетләребезнең берсе — Иске Кулаткы егете Рамис Мадьяров. Хәзерге вакытта ул Саратов өлкәсендә Ватан алындагы изге бурычын үти.
Рамис Рафаэлевич 2012 елда Иске Кулаткы беренче номерлы урта мәктәбен тәмамлап, Ульяновск дәүләт педагогия университетына укырга керә. Анда ул социаль педагоглар әзерләүче факультетта белем ала. Яшьтән үк cпорт сөюче, төрле чараларда, ярышларда катнашкан егет биредә дә “иң яхшы” спортчылар рәтендә бара. Ә спортка мәхәббәтне аңа әтисе – районыбызның иң актив спортчысы, гомер буе администрациядә спорт бүлеген җитәкләүче, һәм, гомумән, барлык район, өлкә, хәтта ил күләмендә оештырылган спорт чараларын әйдәүче кеше — Рафаэль Дамирович Мадьяров уяткан.
Рамис университетта уку дәверендә футбол һәм пауэрлифтинг белән дә шөгыльләнә, гел уңышларга ирешеп, югары уку йортының данын арттыра. Университетны тәмамлагач, яшь белгечкә мәктәптә түгел, ә Пенсия фондында эшләргә тәкъдим ясала. Ул Ульяновск шәһәренең Засвияжье районы Пенсия фондында хезмәт юлын башлап җибәрә. Тик биредә ул озак эшләп өлгерми, аңа армия сафларына чакыру килә һәм 2016 елның ноябрь азагында егет хәрби хезмәткә алына.
Хәрби хәзерлекне ул Свердловск өлкәсенең (Елань) 743 уку үзәгендә ала. Бу гаскәрләр радиацияле, химик һәм биологик кораллардан саклану гаскәрләре. Монда да Рамисның спорт белән дус булуы ачыклана. Ул көзге чакырылышның “иң яхшы” спортчысы булып таныла. 2017 елның май аенда хәрби хезмәтнең күп нечкәлекләренә өйрәтелгән солдатларны Саратов өлкәсенең Шиханы шәһәрчегендәге тиз арада хәрби әзерлектә булып кирәк җиргә җибәрелә торган беренче бригадага юнәлдерәләр. Монда инде Рамисны җитез һәм командирлары әйткән һәр заданиене үтәүгә җаваплы каравын исәптә тотып, радиацияле, химик һәм биологик кораллардан саклану взводының махсус разведка ротасына өлкән химик итеп билгелиләр. Әлеге махсус разведка ротасы төрле химик, радиацияле ситуацияләр турындагы мәгълүматны җыю һәм эшкәртү белән шөгыльләнә.
Рамис Рафаэлевич үз эшеннән тыш спорт белән шөгыльләнүен дәвам итә. Хәзер инде аңа спортчы буларак кына түгел, башка спортчыларның уйнавын бәяләп торучы буларак та карыйлар. Ул “Куркынычсыз мохит” армия уеннарының Бөтенроссия ярышларында судьялар составында катнаша һәм командиры аны Рәхмәт хаты белән билгели. Егетебезнең бу уңышы аның әти-әнисенә тагын бер сөенеч булып килеп ирешә.
Без дә Рамис Мадьяровның уңышларына сөенәбез һәм аның исән-сау гына хәрби хезмәтен тәмамлап кайтуын көтәбез.
Сабира Абитова.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=2053

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.