Юлларда сак булыйк!

Елдан-ел урамнарда, юл чатларында транспорт хәрәкәте артканнан арта бара. Моның белән бергә бәхетсезлек очраклары да арта. Бу инде җәяүлеләрнең юл куркынычсызлыгы кагыйдәләрен белмәүләре, шулай ук машина йөртүчеләрнең юл кагыйдәләрен бозулары белән бәйле.Искәртәбез, хәзерге вакытта өлкәдә “Юл хәрәкәте иминлеге” айлыгы дәвам итә. ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан төрле акцияләр, операцияләр оештырыла.
Үткән атнада район администрациясендә әлеге айлык кысаларында юл хәрәкәте иминлеге һәм пассажирларны йөртү комиссиясенең һәм Гаделлек иҗтимагый палатасының утырышы үтте.
Биредә төрле служба вәкилләре, район администрациясе хезмәткәрләре һәм мәктәп директорлары катнашты.
Утырышны район администрациясе Башлыгы И.А. Аблязов алып барды. Ул чараның узу тәртибе белән таныштырды.
“Павловка” районара ЮХИДИ бүлеге начальнигы И.Р. Байгузин чыгышында Иске Кулаткы районы буенча юл `һәлакәтләренә анализ ясады. Алар тарафыннан юл хәрәкәте иминлеге булдыру һәм аварияләрнең санын киметү өчен нинди эшләр башкарылуы турында да сүз барды.
Һәлакәтләр булдырмауда машина һәм юлның төзеклеге дә зур роль уйный. Юллар, мәсәлән, һәрвакыт төзек булып, чистартылып торырга тиеш. Районда юлларга ремонт ясау, әлеге эшләрнең барышы, мәктәп маршрутларында юллар торышы турында район администрациясенең җылылык, энергетика ресурслары, торак-коммуналь хуҗалыгы, төзелеш һәм юллар эшчәнлеге бүлегенең баш белгече Р.Ш. Кушаев ассызыклады.
Район мәгариф идарәсе начальнигы Ф.З. Зәйнетдинова яңа уку елында укучыларны мәктәп автобусларында куркынычсыз йөртү турында сөйләде.
“Павловка” районара ЮХИДИ бүлегенең юл күзәтчелеге инспекторы М.С. Усманов яңа уку елына автобусларның техник төзеклеге турында доклад ясады.
Муниципальара һәм төбәк маршрутларда пассажирларны куркынычсыз йөртү мәсьәләсенә Иске Кулаткы автотранспорт предприятиесенең генераль директоры Р.Р. Сәмерханов тукталды.
Утырыш дәвамында төрле проблемалар күтәрелде һәм аларны чишү юллары каралды.
Гомер бер генә бирелә. Шуңа да кадерен белеп, хәвеф-хәтәрсез яшәү өчен барыбызга да юл йөрү кагыйдәләрен төгәл һәм намус белән үтәргә язсын иде. Өстәвенә уяу һәм сизгер булыйк!
С. Абитова.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=1965

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.