Яңа юллар яңа өметләр баглый

Соңгы елларда өлкә җитәкчеләре тарафыннан юллар мәсьәләсенә зур игътибар бирелә һәм юллар төзекләндерү дәвам итә. Ә инде регион Башлыгы С.И. Морозов әлеге мөһим эшләрне күзәтеп, шәхси контрольдә тота. “Быел, юл эшләренә 10 миллиардка якын акча бүлеп бирелде. Акчалар инде бүленгән һәм куелган график буенча кулланыла башлады. Без аеруча мәктәп маршрутларына игътибар бирәбез. Шулай ук балаларны куркынычсыз йөртүне, “ашыгыч ярдәм”, янгын сүндерүче машиналар һәм башка социаль службаларның эшләренең тизлеген тәэмин итүче региональ һәм муниципаль әһәмияттәге юллар беренче чиратта ремонтланачак, — дип ассызыклады өлкә Губернаторы С.И. Морозов.Аеруча парк янәшәсендә яшәүче Иске Кулаткы юллар төзү һәм ремонтлау идарәсе җитәкчесе Р. А. Хөснетдинов һәм И.П. “Амеркаев Н. Н.” бу эштә зур матди ярдәм күрсәттеләр. Һәм, ниһаять, кыска вакыт арасында, “Яшьләр паркы”нда төзекләндерү эшләре башланды. Тендер нәтиҗәләре буенча төзекләндерү эшләрен Ульяновск шәһәренең “Продвижение ИК” җаваплылыгы чикләнгән оешмасы тарафыннан башкарыла. Әлеге оешманың генераль директоры Каюмов Тимур Амирович һәм аның ярдәмчесе В. А. Локтионов кирәк төзекләндерү материалларын вакытында кайтарып торалар. Эшләрнең төгәл һәм дөрес башкарылуына да зур игътибар бирәләр. Бүгенге көндә паркта алып барыла торган төзекләндерү эшләрен И.П. “Амеркаев Н. Н.”ның бригадасы һәм “Транстехсервис” муниципаль учреждениесе хезмәткәрләре башкаралар. Парк территориясе Пионерская урамы ягыннан матур койма белән әйләндереп алынды. Махсус плиткәләр белән уңайлы тротуарлар салынды. Без паркка килгән вакытта ИП ”Амеркаев”ның эшчеләре зур йөкле машинадан яңа кайтарылган төзекләндерү материалларын бушатып тора иделәр. ”Эшлисе эшләребез әлегә күп. Паркны төрле ягыннан койма белән әйләндереп алуга керештек. Шул ук вакытта тротуарлар да салынып тора. Ком һәм ташлы комны үз техникабыз белән үк кайтарабыз. Элеккеге бассейнны сафка бастыру буенча тиешле документлар рәсмиләштерелеп беткәнне генә көтәбез. Менә хәзер яңа гына кайтарылган цемент, плиткәләр, бордюрлар, брусчаткаларны махсус техника ярдәмендә бушатып торабыз. Кыскасы, без эшләгәндә вакытыбыз белән санашмыйбыз. Район Башлыгы Э. Ә. Ганеев һәм район администрациясе Башлыгы И. А. Аблязов барлык эшләрне дә шәхси контрольләрендә тоталар, кирәк вакытта тиешле ярдәмне күрсәтәләр. Финанслау вакытында башкарылса, паркыбызны тиз арада сафка бастырырбыз», — дип сөйләде Наил Амеркаев. Әлеге теләкләребез тормышка ашсын һәм төзекләндерелгән “Яшьләр паркы” халыкның иң яраткан ял итү урыннарының берсенә әверелсен иде. 19 миллион 923 мең — өлкә бюджетыннан, 5 миллион 661 мең район бюджетының средстволарын тәшкил итә. 1 сентябрьгә 12 объектта эш төгәлләнгән. Вязовый Гай авылының Комсомольская урамы, аңа килүче Чапаева урамына асфальт җәелде, шулай ук биредә Россия Герое Р.М. Хәбибуллин истәлегенә сквер төзелде.

Иске Кулаткы эшчеләр поселогының Муса Җәлил, Северная, Нижне-Северная, Молодежная, Красногвардейская урамнарына, Яңа Зимница авылының Кузахметова урамына яңа юллар салынды. Иске Зеленайда Советская урамында асфальт-бетон түшәмәле юл җәелде һәм күпер ремонтланды. Югары Терешка авылының Октябрьская һәм Иске Мостяк авылының Советская урамнары яңа юллар белән ямьләнде.

Халык мөрәҗәгате буенча Красногвардейская, Степная, Һади Такташ, 50 лет Победы урамнарына өлешчә гравий салынды. Башка объектлар буенча ремонт өчен кирәк материалны җитештерү эшләре корылган. Яңа Мостяк авылының Коммунистическая урамында вак таш катламасын җәю, Иске Атлашның Солнечная урамында асфальт салу, Иске Кулаткы эшчеләр бистәсенең Набережная урамының күперен ремонтлау, Нижне-Севернаяда комлы вак таш салу һәм “Гөлчәчәк” балалар бакчасы каршысына машиналар тукталу өчен махсус мәйданчык төзү планлаштырыла. Әлеге эшләр 30 октябрьгә кадәр тәмамланачак.

Юл һәркемгә кирәк. Районда юл төзү эшләре тулы куәткә алып барыла, бу инде гади халыкны шатландыра. Эш корылган объектларны махсус комиссия контрольдә тотып, эшнең барышын, аның сыйфатын күзәтә. Ләкин халык та яши торган урыннарын ямьләндереп, чиста тотарга тиеш. Өмәләр оештырып, чүп-чарларны җыештыру, машина йөртүчеләргә комачаулаучы агачларны кисү таләп ителә.

Рөстәм Кушаев,
район администрациясенең җылылык, энергетика ресурслары, торак-коммуналь хуҗалыгы, төзелеш һәм юллар эшчәнлеге бүлегенең баш белгече.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=1960

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.