Халык инициативалары гамәлгә аша

Ульяновск өлкәсендә Губернатор С. И. Морозовның инициативасы буенча җирле инициативаларга ярдәм итү максатыннан уңышлы гына “Халык инициативалары” проекты тормышка ашырылып килә. Әлеге проект башка өлешчә финанслау программаларыннан халыкның актив катнашуы белән аерылып тора. Белгәнебезчә, безнең Иске Кулаткы район администрациясе тарафыннан да бу проект кысаларында актив эшләр башкарыла. Иске Атлаш, Иске Мостяк, Россия Герое Рәфәгать Хәбибуллин исемендәге Вязовый Гай авыллары клубларында ремонт эшләре старт алды. Иске Кулаткы эшчеләр бистәсенең Советская урамында урнашкан “Яшьләр паркы” озак еллар дәвамында ташландык хәлдә торды. Шуңа күрә әлеге проект турында ишеткәч, халык аны бердәм булып хуплады. Аеруча парк янәшәсендә яшәүче Иске Кулаткы юллар төзү һәм ремонтлау идарәсе җитәкчесе Р. А. Хөснетдинов һәм И.П. “Амеркаев Н. Н.” бу эштә зур матди ярдәм күрсәттеләр. Һәм, ниһаять, кыска вакыт арасында, “Яшьләр паркы”нда төзекләндерү эшләре башланды. Тендер нәтиҗәләре буенча төзекләндерү эшләрен Ульяновск шәһәренең “Продвижение ИК” җаваплылыгы чикләнгән оешмасы тарафыннан башкарыла. Әлеге оешманың генераль директоры Каюмов Тимур Амирович һәм аның ярдәмчесе В. А. Локтионов кирәк төзекләндерү материалларын вакытында кайтарып торалар. Эшләрнең төгәл һәм дөрес башкарылуына да зур игътибар бирәләр. Бүгенге көндә паркта алып барыла торган төзекләндерү эшләрен И.П. “Амеркаев Н. Н.”ның бригадасы һәм “Транстехсервис” муниципаль учреждениесе хезмәткәрләре башкаралар. Парк территориясе Пионерская урамы ягыннан матур койма белән әйләндереп алынды. Махсус плиткәләр белән уңайлы тротуарлар салынды. Без паркка килгән вакытта ИП ”Амеркаев”ның эшчеләре зур йөкле машинадан яңа кайтарылган төзекләндерү материалларын бушатып тора иделәр. ”Эшлисе эшләребез әлегә күп. Паркны төрле ягыннан койма белән әйләндереп алуга керештек. Шул ук вакытта тротуарлар да салынып тора. Ком һәм ташлы комны үз техникабыз белән үк кайтарабыз. Элеккеге бассейнны сафка бастыру буенча тиешле документлар рәсмиләштерелеп беткәнне генә көтәбез. Менә хәзер яңа гына кайтарылган цемент, плиткәләр, бордюрлар, брусчаткаларны махсус техника ярдәмендә бушатып торабыз. Кыскасы, без эшләгәндә вакытыбыз белән санашмыйбыз. Район Башлыгы Э. Ә. Ганеев һәм район администрациясе Башлыгы И. А. Аблязов барлык эшләрне дә шәхси контрольләрендә тоталар, кирәк вакытта тиешле ярдәмне күрсәтәләр. Финанслау вакытында башкарылса, паркыбызны тиз арада сафка бастырырбыз», — дип сөйләде Наил Амеркаев. Әлеге теләкләребез тормышка ашсын һәм төзекләндерелгән “Яшьләр паркы” халыкның иң яраткан ял итү урыннарының берсенә әверелсен иде.
Гөлназ Кузәева.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=1954

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.