Язгы чәчү җаваплы чор

Районыбызның кырларында язгы чәчү эшләре һава торышы мөмкинлекләр биргәнчә бара. План буенча 23176 гектарда каралган мәйданнарның 13117 гектары төрле орлыклар белән чәчелде инде. ИП “Хәбибуллин Р. К.” хуҗалыгында бу эшләр тулаем төгәлләнде. ИП “Ягудин Р. А.” хуҗалыгында да әлеге кампания зур активлык белән үтә һәм алар 800 гектарда (93 %) сабан культураларын чәчүгә ирештеләр.

Быел районда план буенча 8268 гектарда каралган көнбагышның 1675 гектары чәчелде.
Соңгы вакытта яуган яңгырлар кыр эшләрен бераз тоткарладылар. Уңай һава шартлары булганда язгы чәчү районыбызда 10 көндә төгәлләнер дигәнгә тулы гарантия биреп була.

Р. Арифуллин.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=1483

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.