Хәтер уты яна мәйданнарда

Иске Кулаткы эшчеләр поселогының үзәк мәйданында урнашкан Мемориаль комплекс каршында митинг – реквием белән башланды. Тантаналы чарага сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, сугыш елы балалары белән бергә бик күп искекулаткылылар һәм килгән кунаклар да җыелды. Тантананы Иске Кулаткы үзәкләштерелгән клуб челтәре директоры А. Р. Деникаев һәм Иске Кулаткы балалар сәнгать мәктәбе директоры Л. Р. Амирова алып бардылар. Йөрәкләрне тетрәндергеч шигъри юллар, “Моң дулкыны” триосы һәм “Чишмә” ветераннар хоры башкаруында моңсу җырлар яңгырады, балалар башкаруында әдәби-музыкаль композиция тәкъдим ителде. Бөек Ватан сугышында ятып калганнар истәлегенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салынды.
Район администрациясе Башлыгы И. А. Аблязов райондашларына үзенең котлау сүзләрен җиткерде һәм яшь буынга мөрәҗәгать итеп, әлеге канкойгыч вакыйгаларны беркайчан да онытмаска һәм әби-бабаларыбызны хөрмәт итеп яшәргә өндәде. Сугыш ветеранының тол хатыны, озак еллар дәвамында элемтә бүлегендә телефонистка булып эшләгән Ш. Y. Ханбикова, сугыш елы балалары исеменнән районыбызның ихтирамлы шәхесләре Р. Х. Аввәсов һәм Р. Х. Тимушева үзләренең тормыш юлларын искә алып, җылы теләкләрен җиткерделәр, район җитәкчеләренә шушы бәйрәмгә чакырган, гомумән, ветераннарга hәрчак игътибарлы булганнары өчен рәхмәтләрен белдерделәр.
Мәскәү Кремле стенасы янындагы билгесез солдатның изге зиратында кабызылган “Җиңү утын” мәйданга кертү церемониясе, аеруча тантаналы һәм дулкынландыргыч башкарылды. Һәрбер авыл администрациясе Башлыклары, администраторлар, бер-бер артлы «Мәңгелек утны” кабызып, авылларына алып киттеләр. Утны мәйдандагы халык та, шәмнәргә кабызып, һәйкәлләргә куйдылар. “Мәңгелек ут” — үткән чорның ялкыны һәм ярасы буларак буыннарны тоташтырды сыман.
Гөлназ КУЗӘЕВА.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=1417

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.