Төзекләндерүдә бердәм булыйк!

Губернатор С. И. Морозов инициативасы буенча Ульяновск өлкәсендә киңәйтелгән төзекләндерү айлыгы бара, ул 1 июньгә кадәр дәвам итәчәк.
Безнең районда да һәр чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә тирә – якны җыештыру, чистарту дәвам итә. 19 май — өлкәдә Бердәм чисталык көне итеп игълан ителгән. Шуңа әзерлек бара.
Иске Кулаткы эшчеләр бистәсенең Пионерская урамында урнашкан хезмәт ветераннарының мемориаль үзәген төзекләндереп тору өчен шушы тирәдә эшләп торган кибет, эшкуар, аптека, Саклык банкы, Россия Пенсия фондына һ.б. хезмәт коллективларына беркетеп чыктылар. Хәзер һәрбер хезмәт ветеранының истәлекле тактасы һәм аның төбендәге мәйданчыгын да чистарту, чәчәкләр үстерү буенча махсус коллективы бар. Алар андагы тәртипне, матурлыкны булдыру өчен җаваплы булачаклар. Шушы аллеялар аша үтү басмалары да өч – дүрт урында плитәләрдән салына. Моны инде җәяүлеләр өчен уңай булсын дип «Транстехсервис» предприятиесе эшли.
Һәрбер коллективның үзенә беркетелгән мәйданчыклары бар. Анда һәрчак тәртип, пөхтәлек булдырып тору зарур.
Г. Ахтәмова,
район архитекторы.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=1480

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.