Файдалы экскурсиядә

“Тормыш куркынычсызлыгы нигезләре” исеме астында үткәрелгән Бөтенроссия ачык дәрес кысаларында Иске Кулаткы беренче номерлы урта мәктәбенең VI “А“ һәм VI «Б» сыйныф укучылары класс җитәкчеләре Э. А. Кузәева һәм Д. Р. Байбикова белән Иске Кулаткы эшчеләр бистәсендә урнашкан 30 санлы янгын сүндерү частендә булдылар.
Янгын күзәтү службасы начальнигы В.С. Азизов, караул начальнигы Р. Х. Шәрипов, бүлек командиры Р. Р. Хайров һәм янгын сүндерүче Д. А. Салихов балаларга янгын белән аяусыз көрәшүчеләрнең батыр хезмәтләре, аларның эш киемнәре, янгын сүндерү вакытында нинди инвентарьлар кулланулары турында сөйләделәр. Хәзер мондагы техника елдан — ел камилләшә бара, янгын сүндерү машиналары заманча жиһазлар белән коралланган. Хезмәткәрләр дә үзләренең һөнәри осталыкларын даими камилләштереп тора. Укучыларга учакны яки хәтта кухняда янып киткән сөлгене һәркем сүндерә алуы турында сөйләделәр, әмма тулы масштаблы янгын турында сүз барганда, ут стихиясе белән алышка батыр һөнәрманнар керешә. Коткару хезмәтендә кешеләрне коткарырга һәм якларга сәләтле, һәр көнне авырлыкның күзенә кыю рәвештә карый алган фидакарьләр генә эшли ала. Балаларга бигрәк тә бу служба ошады. Алар әледән — әле өлкән абыйларына янгыннан саклау хезмәтенең тарихы һәм һөнәри эшчәнлек турында сорауларны яудырып кына тордылар. Ачык кызыл төстәге техника һәм сирена тавышы укучыларны тәэсирләндерде. Балаларга КамАЗ кабинасына утырырга һәм барысын да үз куллары белән тотып карарга рөхсәт ителде. Иң мөһиме – укучыларда йорт һәм җәмәгать милке иминлеге өчен җаваплылык хисе барлыкка килде.
Э. А. Кузәева,
укытучы – социаль педагог.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=1464

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.