Герой кайта мәрмәр бюст булып

12 майда, Иске Кулаткы эшчеләр поселогында, якташыбыз, РФ Герое, Сирия җирендә һәлак булган Рәфәгать Хәбибуллинны искә алу йөзеннән бай чаралар булып үтте. Алар Кореновск шәһәреннән районыбызга Героебызның ике бюстын кайтару уңаеннан оештырылган иде. Бу бюстларның һәрберсенең биеклеге 3 әр метр һәм авырлыклары 3 әр тонна тәшкил итә һәм алар якын арада Рәфәгать Хәбибуллин исемен йөреткән Иске Кулаткы икенче номерлы урта мәктәбе алдына һәм үзе туган Вязовый Гай авылына урнаштырылачаклар. Шушы уңайдан ул көнне Кореновск шәһәреннән Герой — якташыбызның якын дусты Эдуард Анатольевич һәм аның хатыны Ольга Петровна Шегедалар килгәннәр иде. Алар иң беренче Иске Кулаткы икенче номерлы урта мәктәбендә булып укытучылар һәм укучылар белән якыннан торып очраштылар.
Бу күрешүдән соң Иске Кулаткы район культура йортында “Батырлык дәресе” оештырылды. Аны Иске Кулаткы район администрациясе Башлыгының вазифаларын вакытлыча башкаручы В. А. Деникаева һәм Иске Кулаткы икенче номерлы урта мәктәбенең X сыйныф укучысы Эльвира Деникаева алып бардылар.
Озак та үтми сәхнә түрендә Кореновск шәһәренең 55 нче Кутузов орденына лаек булган вертолет полкы штабының урынбасары, Р. Хәбибуллинның якын дусты, майор Э. А. Шегеда урын алды. Ул якташыбызның исемен данлап аның батырлыгы турында сөйләде һәм мәктәп укучылары Ю. Разакованың, Э. Мавлютованың, Б. Бекеровның сорауларына җаваплар кайтарды.
Э. А. Шегеда үзенең чыгышында Кореновск шәһәренең өченче номерлы урта мәктәбе алдында Р. Хәбибуллинның бюсты куелуы турында һәм Иске Кулаткы районына да ике бюст алып килүләре турында белдерде. Ул шулай ук якын арада Улан-Удэ шәһәренең вертолет заводында Рәфәгать Хәбибуллин исемен йөрткән зур хәрби вертолетның ясалуы турында да әйтте.
Бу очрашуда яисә “Хәрби батырлык” дәресендә мәктәп укучылары Р. Хәбибуллиның образын ачыклап язган сочинениеләренә дә бәя бирелде. Алар арасында Кирюшкино башлангыч мәктәбенең икенче класс укучысы Гүзәл Сафинаның, Иске Кулаткы икенче номерлы урта мәктәбе укучылары Юлия Зөлкәрнәеваның, Алсу Разакованың, Иске Кулаткы беренче номерлы урта мәктәбе укучысы Гөлназ Мамадалееваның сочинениеләре уңай дип бәяләнделәр һәм шуның өчен аларга олы бүләкләр тапшырылды.
Әлеге очрашуда район мәдәният бүлегенең һәвәскәр артистлары сәхнә түреннән тамашачыларга патриотик рухта җырлар да тәкъдим иттеләр.
Аннан соң Иске Кулаткы районының флаглар мәйданында Рәфәгать Хәбибуллинның мемориаль тактасы алдына венок һәм чәчәкләр куелды.
Хәрби батырлык дәресләре узгач район балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә укучыларның хәрби парады булды. Бу парад белән Иске Кулаткы беренче номерлы урта мәктәбе укытучысы Рәис Рафаэлович Абдрәхимов командалык итте. Ул укучыларның хәрби парадка әзелекләре турында майор Э. А. Шегедага доклад ясады һәм укучылар аның каршыннан тантаналы марш белән уздылар.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=1458

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.