Тәбриләү

Хөрмәтле Иске Кулаткы районы халкы!

Сезне ихлас күңелдән Халыкара гаилә көне белән тәбрик итәм.
Гаилә гомер-гомергә яшәешнең башлангычы булды. Ул – кешенең төп терәге, җәмгыятьнең рухи сәламәтлеге чыганагы. Гаилә – ул җылылык, мәхәббәт, ышаныч учагы. Аның төп бурычы – балалар үстерү, аларга лаеклы белем бирү, тормышта үз юлларын табарга өйрәтү. Нәкъ менә гаиләдә бала шәфкатьлелек, намуслылык, хезмәт һәм патриотик тәрбиянең беренче сабакларын ала. Гаилә ныклы булса, дәүләт тә ныклы була. Шуңа күрә илебездә гаилә байлыкларын ныгытуга, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлдерелгән программалар тормышка ашырыла.
Сезгә бу күркәм бәйрәмдә чын йөрәктән иминлек, матур, тату, тигез тормыш, бәхетле көннәр телим. Гаилә учагы тормыш кыенлыкларыннан саклап, үзенә тартып торсын, ата-аналар белән балалар арасындагы мөнәсәбәтләр җылы, ихтирамлы булсын!
Э.Ә. Ганеев,
Иске Кулаткы районы Башлыгы, урындагы “Бердәм Россия” партиясе урындагы политсовет Секретаре.
В.А. Деникаева,
Иске Кулаткы районы администрациясе Башлыгы вазифаларын
вакытлыча үтәүче.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=1455

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.