Орлыклар җир куенына салына

Май аеның уңай һава шартлары районыбыз кырларында чәчүне уңышлы алып баруга зур мөмкинлекләр тудыра. ИП «Төхфәтуллин Р. Б.» хуҗалыгында бу эшләр зур темплар белән дәвам итә.
-Безнең карамакта 2 меңнән артык чәчелә торган җирләр бар, — дип сөйли хуҗалык җитәкчесе Равил Байрамалиевич Төхфәтуллин
— 10 май көненә 550 гектар — арпа, 300 гектар гәрчичә чәчтек инде. Алда 802 гектарда сабан бодаеның орлыкларын җир куенына саласы бар. Әлеге мөһим кампаниядә 6 чәчү агрегаты эшләп тора. Кыр эшчәннәребез: Рушан Сөләйманов, Зыят Хәкимов, Расим Аюпов, Рөстәм Төхфәтуллин һәм башкалар ару-талуны белмичә язгы чәчүдә катнашалар. Ел уңышлы килсә, уңыш та югары булыр. Без бүген язгы көннең кадерен белеп эшләргә тиеш.
ИП “Хабибуллин Р. К.” хуҗалыгында да эшләр кызу темпта бара һәм биредә язгы чәчүнең 90 проценты үтәлгән инде. Чөнки кырлар беренче булып кибәләр.
Гомумән, районыбызның башка хуҗалыкларында язгы чәчүнең 25-30 проценты башкарылды һәм ул кыска срокта төгәлләнеп, яңа уңыш алуга нигез булыр.
Рөстәм Арифулллин.
Автор фотосы.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=1415

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.