Сугыш урлаган балачак

Әйе, Бөек Ватан сугышы, кешелек дөньясына иң зур югалтулар, бәла-казалар алып килә. Сугыш тәмамлануга 72 ел тулса да, өлкән буын вәкилләренең сугыш китергән күңел яралары әле дә төзәлгәне юк. Без моның шулай икәненә сугыш башланганда 5-14 яшьләрендәгенә булган, бүгенге көндә 75, 80, 85 яшьтәге апа — абыйлар белән очрашып аралашкач, тагын да тирәнрәк аңлыйсың.
Күптән түгел генә Яңа Зимница башлангыч мәктәбендә сугыш авырлыкларын үз күзләре белән күргән, барлык гомерләрен авыл тормышына багышлаган, көчле рухлы, яшәү дәрте бөркелеп торган сугыш чоры балалары белән матур очрашу оештырылды.
Әлеге чара мәктәп коллективының инициативасы белән үткәрелде. Аның төп максаты: өлкән һәм яшь буын арасында бәйләнешне ныгыту, өлкәннәргә карата игътибарлы, мәрхәмәтле булу, балаларда кешелеклелек, туган җиргә мәхәббәт, туган илгә карата горурлык хисләре уяту, укучыларга тормыш кыйммәтләренең кадерен күрсәтү иде. Чараны укытучы Суфия Рәфат кызы Хәсәнова алып барды.
Авыл администраторы Исмаил Ахметзыевич Бахтияров ихтирамлы кунакларга авыр сугыш елларында үзләрен аямыйча, Бөек Җиңү өчен тырышып хезмәт куйганнары өчен олы рәхмәтләрен белдерде.
Тыл хезмәтчәне, авылның абруйлы кешесе Рәхимҗан абый Джамаев утлы елларны искә алып, бала чагы, ул еллардагы авыр тормыш турында бик тасвирлап сөйләде.
Хөрмәтле хезмәт ветераннары Рәшит абый Кадермәтов һәм Рафик абый Насыров зур кыенлыкларны кичеп узган яшь гомерләре турында сөйләп, эчке тәэсирләре белән уртаклаштылар. Укучыларга туган якны яратырга, туган илгә тугры булырга, мәктәптә ныклы белем алып, киләчәктә лаеклы гражданнар булырга теләделәр.
Өлкән буын сөйләгән вакыйгаларны укучылар бик дулкынланып тыңладылар: залда бер тавыш та булмады, хәтта укучыларның тын алганнарына кадәр ишетелде. Үзләренә әйтелгән теләкләргә бик шатландылар.
Мәктәп директоры Зөлфия Равилевна Хәсәнова да кунакларга тирән ихтирамын белдереп, Бөек Ватан сугышында батырлык үрнәге күрсәткән яңа зимницалылар турында мавыктыргыч сөйләде.
Мәктәп укучылары, балалар бакчасы нәниләре, мәдәният хезмәткәрләре ихтирамлы кунакларга матур музыкаль чыгышлар бүләк иттеләр.
Гөлсем Асанова сугыш елы балалары турында үзенең матур шигырен сөйләде. Чара чәй өстәлләре артында дәвам итте. Чакырылган кунаклар әлеге очрашуны оештыручыларга олы рәхмәтләрен белдерделәр.
Без үзебезнең сугыш чоры балалары белән горурланабыз, безгә киләчәктә дә изге теләкләр теләп, киңәшләр бирүләрен көтәбез. Үз чиратыбызда, аларга озын гомер, исәнлек-саулык, тыныч илдә безнең уңышларыбызга куанып,кадерле әби-бабайлар булып яшәүләрен телибез.
Фирүзә Алимова.
Яңа Зимница авылы.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=1399

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.