Ветеран алдында баш иябез

Сугыш… Нинди дәһшәтле, куркыныч сүз. Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 72 ел тулса да, аның хәтирәләре күңелләргә тирән сеңеп калган. Усть Кулаткы авылында гомер итүче, ихтирамга лаек Бөек Ватан сугышы ветераны Абдулхак Яхъевич Сөләйманов канкойгыч вакыйгаларны үз күзләре белән күргән.

Күп балалы гаиләдә туганга, ул авыр хезмәт белән чыныгып үсә. 13 яшендә колхозда хезмәт итә башлый. Сугыш башланганда аңа 17 яшь була. Ул яшьтәшләре белән бергә окоп казуда, яңа тимер юл төзүдә катнаша. Озакламый яшь егет фронтка җибәрелә. Украина фронтының 1027 нче хәрби часте составына керә. Брянск шәһәре тирәсендәге көрәшнең берсендә аның аягы каты яралана. Абдулхак абый рух белән көчле hәм нык булып кала.Аның хәтта аягын кисеп алырга уйлыйлар, ләкин, бәхетенә, тәҗрибәле табиб очрый һәм аягын саклап кала. Ул сигез ай дәвамында госпитальдә дәвалана. 1943 елда туган авылына әйләнеп кайта. Алимә апа белән гаилә корып, 3 балага тәрбия биреп, олы тормыш юлына бастыралар.

Абдулхак Яхъевич гомере буе авыл колхозында төрле эшләрдә хезмәт куя. Аны тырыш, эш сөючән, уңган булганы өчен hәр җирдә дә хөрмәт итәләр. Хәзерге вакытта сугыш ветераны кызы Римма карамагында яши. Бала-оныклары өчен ул үрнәк булып тора.

Тормышның авырлыкларына түзеп, ул сабырлыгын, кешелеклелеген, мәрхәмәтлелеген югалтмаган. Аның күкрәген күп сугышчан орден-медальләр бизи. “Бөек Ватан сугышының Iнче дәрәҗәле” ордены, “Жуков”, “Сугышчан батырлыклары өчен”, “ 1941-1945 елларның фронтовигы” медальләре белән бүләкләнгән. Олы йөрәкле Абдулхак абый башка ветераннар кебек үк, үзенең сугышта катнашуы белән беркайчан да мактанмады hәм үзен герой дип санамады. Бүгенге көнгә Усть Кулаткы авылында бер генә сугыш ветераны – Абдулхак Яхъевич Сөләйманов. Без аның белән горурланабыз hәм алдында баш иеп, рәхәт тормышта яшәвебез өчен рәхмәт әйтәбез. Киләчәктә күкләребез гел аяз, тормышларыбыз тыныч булсын иде!

Әлфия Яфарова.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=1395

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.