Файдалы очрашу

Бүген Иске Кулаткы механика-технология колледжы базасында «Дәүләтне белү. Муниципалитетларны белү» программасы кысаларында очрашу узды. Анда район, авыл поселениеләре администрацияләре белгечләре, депутатлар һәм күрше районнар вәкилләре катнашты.
Очрашуны тарих фәннәре кандидаты, Ульяновск өлкәсенең яңа тарих Дәүләт архивы директоры Андрей Геннадьевич Пашкин алып барды. Ул чыгышында «Яңа куркынычсызлык архитектурасы» дигән теманы ачыклады. Россиянең төрле кыелыклар булуга карамастан, нык адымнар белән алга таба атлавы, куркынычсызлыкның яңа механизманары ярдәмендә илебезнең перспективалы киләчәге булуы, Россиянең тышкы сәясәтенең төп үзенчәлекләре, Халыкара аренада илебезнең нинди урында булуы турында эчтәлекле чыгыш ясады.
— Көнбатыш ничек кенә тырышмасын, ләкин Россияне Халыкара диалогтан чыгара алмаячак, -ди п тәмамлады чыгышын тарих фәннәре кандидаты.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=12932

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.