10 август – Физкультурачылар көне

Спорт – ул тормыш.
10 августта Россиядә төп спорт бәйрәме — Физкультурачылар көне узачак. Спорт фестивале уңаеннан, без район администрациясенең физик культура, спортны үстерү һәм яшьләрнең ялын оештыру бүлеге начальнигы Рафаэль Дамирович Мадьяров белән сөйләшергә булдык.
— Рафаэль Дамирович, хәерле көн. Районыбызда спорт үсеше турында безгә нәрсә әйтә аласыз? Яшьләр спортта активмы?
— Хәерле көн. Соңгы 10 ел эчендә безнең район спортчылары ел саен Ульяновск өлкәсенең җыелма командасы составына кереп, төрле күләмдәге һәм дәрәҗәдәге спорт чараларында катнаша һәм призлы урыннар ала. Бу безнең өчен зур уңыш һәм горурлык.
Районда яшьләр бик күп түгел. Ләкин безнең егетләр — спорт сөюче һәм районыбыз спортын үстерү өчен җан атучы патриотлар. Иске Кулаткы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе яшь белгечләр белән тулыланды. Яңа уку елыннан футбол буенча тренер Рафаэль Юсупов эшли башлаячак. Ул кече яшьтәге балалар белән футбол секциясен алып барачак. Ә инде спорт мәктәбе директоры Марат Батршин “Кулатка” командасы составында булып, 14 яшьтәге балаларга футбол уенының нечкәлекләрен өйрәтәчәк.

Дәвамын газетаның 32 санда укыгыз.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=12920

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.