Яңа Зеленай мәчетенә – 30 ел

Бүген 14 июль көнне Иске Кулаткы районының Яңа Зеленай авылы мәчетендә истәлекле вакыйга булып үтте. Мәчеткә 30 ел тулу һәм мәчет каршында эшләп килүче “Җомга мәктәбе”ндә дини гыйлем алучы балаларның җәйге лагере тәмамлану уңаеннан биредә матур мәҗлес оештырылган иде. Анда район хакимияте һәм мөхтәсибәте вәкилләре, депутатлар, фермерлар, авыл халкы һәм тирә-күрше авыллардан да мөселманнар катнашты.
Бу турыда тулырак материалны “Күмәк көч”нең киләсе санында укырсыз.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=12662

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.