Россия Президенты Владимир Путин Санкт-Петербургта коммерцияле булмаган оешмаларны идарә итү мәктәбен (НКО) булдыру идеясен хуплады. Бу хакта ул Санкт-Петербургка эш сәфәре кысаларында белдерде, дип хәбәр итте Кремльнең матбугат хезмәте.
Шәһәрдә тугыз меңнән артык НКО һәм аларның саны даими үсә, дип хәбәр итте Президент белән очрашуда Санкт-Петербург губернаторы Александр Беглов. Ул НКОНЫ «халыкка зур хезмәт күрсәтүче бик мөһим структуралар» дип атады һәм бу оешмаларны өйрәтә торган мәктәп юклыгына зарланды.
Беглов шулай ук Петербургта мондый мәктәпне Президент ярдәме белән пилот проекты буларак ачарга әзер булуларын белдерде.
Свежие комментарии