Кыр эшләре киң колач ала

Иске Кулаткы районында язгы кыр эшләре көннән-көн киң колач ала бара. Бу вакытта хуҗалыкларның механизаторлары үләннәрне, туңга сөрү мәйданнарын, уҗым культураларын тырмалау һәм аларны тукландыру белән шөгыльләнәләр. Районыбызда 3124 гектар күпьеллык үләннәрнең 755 гектары, 18692 гектар туңга сөрелгән мәйданнарның 1045 гектары, 1483 гектар уҗым культураларының 80 гектары тырмаланды. Һава торышы уңай булганда, бу эшләр тагын да киң колач җәер әле.
“Латыпов Ф. Т.” хуҗалыгында туңга сөрелгән мәйданнар һәм күпьеллык үләннәр тырмалау тәмамланды. Алар шушы көннәрдә язгы чәчүгә дә төшәчәкләр. Механизаторлар бу эшне алып барырга әзер торалар.
Рөстәм Арифуллин.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=1263

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.