Апрельдә Ульяновск өлкәсе Губернаторы С. И. Морозовның боерыгы буенча регионыбызда төзекләндерү айлыгы игълан ителде. 14 апрель көнне районыбызның барлык хезмәт коллективлары, мәктәп укучылары өлкә шимбәсендә катнашты. Бу җаваплы чарада Иске Кулаткы эшчеләр поселогында, авыл поселениеләрендә коры урыннар чүп — чарлардан чистартылды, корыган агачлар киселде. Төзекләндерү айлыгы кысаларында районыбызда һәр атнаның чәршәмбе (среда) һәм пәнҗешәмбе (четверг) көннәрендә өмәләр оештырылачак. Үзебез яшәгән урыннарны бергәләп чистартырга, төзекләндерергә, яшелләндерергә ашыгыйк!
Апр 19 2017
Төзекләндерү айлыгы бара
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=1260
Свежие комментарии