Партияләр төрле, тамак бер…

Эх, бу төрле партиялелек, биздерде бит дим үз алдыма. Шуның аркасында өйдә һәр көн ниндидер ыгы-зыгы килеп чыга да куя. Ник дисәгез? Мин Камил Кәримов әйтмешли үзем «Идинрус», хатын Зюганов партиясендә, балалар Жириновский яклы. Ә бер ерак туганым элек «Партия любителей пива» дигән партиягә кергән иде һәм урам буенда сыра эчеп үз сәясәтен яклап, каядыр суга ук сеңде.
Без — исән калганнар тырмашып-маташып дигәндәй яшәргә тырышабыз шулай. Дөньяга төрле карашларыбыз булса да, өйдә тәүлеккә өч мәртәбә аш бүлмәсендә, өстәл артында бергә күрешәбез. Тамак ул нинди генә партиядә булсаң да, ул үзе бер нәрсәгә генә — ашка табынып яши һәм аш турында уйлап аңа гына тугрылыклы булып кала.
Аллага шөкер, ризыкка мохтанганыбыз юк — төрле партияләрдә булсак та, йортта сыер да, сарыклар да, ат та бар һәм аларны төнлә чит яклардан караклар урлап китмәсеннәр диеп мылтык та сатып алдым (бу, билгеле, минем уяулыгым һәм тырышлыгым йогынтысы).
Мин өй һәм йорт хуҗасы буларак, үземә малларга азык табыштыру, хатынга сыер саву, балаларга атны һәм сарыкларны карау вазифалары билгеләдем. Тик алар тарафыннан бу вазифалар кайчан-кайчан үтәлеп бетми шул. Аш бүлмәсендә безнең карашлар бергә булса да, йортка чыккач, алар төрле якка таралып, пух-прахка килеп юкка чыга.
Нинди генә хәлләр очраса да, мин йорт хуҗасы «Идинарус» буларак бу партияләрнең йогынтысына бирешмим һәм әби-бабамнан калган кәсеп — мал-туар үстерүне хуплап, аларны саклап калырга тырышамын.
…Менә шулай сәяси мөнәсәбәтләрне стабильләштереп, кыш та үтеп китте һәм бәрәңге утырту вакыты җитте.
Мин, гадәттәгечә, атны сукага җиктем һәм:
— Партияләр берләшегез, хәзер бәрәңге утыртабыз, мин «Идинарус» буларак сукадан тотам, син хатын Зюганов партиясе буларак ат башыннан тот, ә сез Жириновский партиясендәге балалар чиләкләрдәге орлыкларны буразнага салып йөрерсез, — дидем.
Аннан соң киләчәк буынның, киләчәк партиянең яшәвен кайгыртып:
— Чү! Чү! Оныкларны да компьютер артыннан торгызып, бакча өстенә чыгарыгыз, эшли белмәсәләр дә, карап торулары киләчәктә бердәм булып яшәр өчен дәрес булыр, — дип өстәп куйдым.

Рөстәм Арифуллин.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=1272

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.