27 май – Бөтенроссия китапханәләр көне

Хөрмәтле китапханәчеләр һәм әлеге тармак ветераннары!
Әлеге көн — китапханә хезмәткәрләренең һөнәри, әлеге тармакта хезмәт иткән ветераннарның һәм барлык китап сөючеләр һәм кадерләүчеләр бәйрәме белән чын күңелдән котлыйбыз! Китапханәләр  кешелекнең меңьеллык акыл-гыйлемен саклый. Үз эшенә чын күңелдән бирелгән китапханәчеләр безне тарихи һәм мәдәни байлыкка якынайта, аны гасырлар дәвамында күз карасыдай саклап, буыннан-буынга тапшыра, аң-белем тарата.
Кызыклы идеяләрегез туып кына торсын, укучыларыгыз Сезгә чиксез  рәхмәтле  булсын,   фондларыгыз баеганнан байый, ә йөрәкләрегездә матур киләчәккә  якты  ышаныч ныгыганнан-ныгый барсын. Тынгысыз һәм тырыш хезмәтегез өчен тирән рәхмәтебезне белдереп, сезгә сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, уңышлар телибез.
Л.Ф. Богданова, Иске Кулаткы районы Башлыгы, “Бердәм Россия” партиясенең урындагы бүлекчә Секретаре.
И.Ш. Магдеев, Иске Кулаткы районы администрациясе Башлыгы.

 

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=12290

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.