26 май – Россия эшмәкәрләре көне

Тырышкан кеше барысын да булдыра

Тормыш юлында очраган төрле киртәләрне җимерә-җимерә һаман
алга таба атлаучы кешеләр тәвәккәлләр, җитезләр һәм уңганнар
була.
Мосеевка авылында туып үскән хәзерге вакытта Иске Кулаткы эшчеләр бистәсендә яшәүче Илвира Таһировна Кузәева да тормыш сынауларына бирешмичә, заман белән бергә атлаучы уңган, тырыш һәм эшчән хаты-кызларның берсе.

2010 елдан башлап ул авыл кибетендә, аннары район үзәгендәге кибеттә сатучы булып хезмәт итә. Үзен җаваплы, тырыш хезмәткәр булып күрсәтә. Ә инде 2019 елның сентябрь аенда Илвира Таһировна күптәнге хыялын тормышка ашырып, тормыш юлдашы Рафаэль Бекеров белән бергә Иске Кулаткы эшчеләр бистәсенең үзәгендә «Лакомка» азык-төлек кибетен ачып җибәрә.

Шул арада тәвәккәл ханым машина йөртү хокукы ала һәм үзе руль артына утырып, ерак юлларга йөреп, кибетенә кирәк товарларны ташый башлый.

Илвира Таһировна бар күңелен, көчен һәм тырышлыгын куеп, кибетнең эшен җайландыру буенча зур тырышлык куя. Район халкының хөрмәтен яулап өлгерә. Эшен зур осталык белән башкара. Клиентлар белән һәрвакыт җылы мөнәсәбәттә булып, сыйфатлы хезмәт күрсәтә.

«Лакомка» кибете райондашларның күңелен тиз арада яулап өлгерә. Чөнки биредә һәрвакыт пөхтәлек хөкем сөрә. Киштәләрдә халыкка көн саен кирәк булган азык-төлекне, кирәк-яракларны табарга була. Кибеттәге ассортимент сатып алучыларның теләкләрен исәпкә алып, даими тулыландырылып, яңартылып тора. Бәяләре дә үзгә кибетләргә
караганда, арзанрак, сыйфатлары да югары. Кибетнең үзәктә булуы
да бик отышлы.

Хәзерге вакытта «Лакомка» кибетендә ике сатучы хезмәт итә. Алар лаеклы хезмәт хакы алып, эшләрен яратып башкара. Шуңа да әле кибеттә бер дә кеше бетми. Халык чиратта торып, биредән яңа кайтарылган товарны сатып ала. Биредә булган клиентлар Илвира Таһировнага һәм
сатучыларга рәхмәтләрен белдереп, канәгать булып китәләр.

Хәзер эш җайлангач, кибетне киңәйтү буенча эш башкарыла.

Илвира Таһировна — тормыш юлдашы Рафаэль Шамиловичның ныклы терәге һәм таянычы булып, киләчәккә зур планнар кора. Кызы Алеся өчен дә яраткан, кайгыртучан әни. Ул гаиләсе белән Ульяновск шәһәрендә яши. Ә инде яраткан оныгы Камилла Илвира Таһировна өчен тормышның бизәге, яшәү чыганагы булып тора.

Илвира Таһировна эшмәкәр булса да, өендә дә тик тормый. Җәй айларында хуҗалыгында күпләп кош-корт асрый, бакчасында бәрәңге, яшелчә үстерә.

26 майда илебездә Россия эшмәкәрләре көне билгеләнә. Хөрмәткә һәм мактауга лаек булучы Илвира Таһировнаны һөнәри бәйрәме белән котлап, исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, озын гомер, көч-дәрт телибез. Эшендә зурдан-зур уңышлар насыйп булсын аңа.

Әлфия Яфарова.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=12287

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.