Якты киләчәгебезне сайладык

Үткән атнада илебезнең иң әһәмиятле сайлаулары узды — без Россия Президентын сайладык. Ил җитәкчесен сайлаулар өч көн: 15, 16, 17 март көннәрендә дәвам итте. Безнең районда 20 сайлау участогы оештырылды. Алар иртәнге сәгать 8дән кичке 20.00 сәгатькә кадәр эшләде. Һәрбер сайлау участогында бәйрәмчә атмосфера, тавыш бирү өчен барлык уңайлыклар булдырылды. Өч көн дәвамында партияләрдән, кандидатлардан, өлкә иҗтимагый палатасыннан күзәтүчеләр эшләде. Район халкы сайлауларда катнашуда зур активлык күрсәтте. Искекулаткылылар гражданлык бурычларын үтәү өчен тавыш бирү участокларына зур теләк белдереп, күтәренке кәеф белән, гаиләләре, балалары белән бергә килделәр һәм илебез киләчәген сайладылар. Өлкән яшьтәге һәм сәламәтлекләре буенча участокларга килә алмаучы якташларыбызга сайлау комиссиясе әгъзалары сайлауларны өйләренә барып оештырдылар.
Район буенча барлыгы 6202 кеше тавыш бирде. Килүчеләр күрсәткече 76,5 процент тәшкил итте. Россия Президенты вазифасына барлыгы дүрт кандидат дәгъва иткән иде. Иске Кулаткы район территориаль сайлау комиссиясе мәгълүматлары буенча сайлаучыларның күпчелеге 5331 кеше (85,96 процент) илебез башлыгы Владимир Путин өчен тавыш бирде. Икенче урында КПРФ вәкиле Николай Харитонов – 503 (8,11 процент), өченче урында Владислав Даванков — «Яңа кешеләр» партиясе вәкиле -118 (1,9 процент), дүртенче урында ЛДПР лидеры Леонид Слуцкий 104 тавыш (1,61 процент) җыйды.
Гомумән әйткәндә, сайлау процессы уңышлы һәм иң мөһиме сайлау законнарын бозмыйча узды. Илебезнең иң әһәмиятле сайлауларында без бергәләп һәм бердәм булып, көчле Россия, якты киләчәк, тыныч һәм имин тормыш өчен тавыш бирдек.
Әлбәттә, илебезнең казанышлары, киләчәге безнең уртак эшебезгә һәм лидерыбыз Владимир Владимирович Путинга һәм аның сәясәтенә бәйле. Киләчәгебез якты һәм өметле булсын, тиз арада сугыш тәмамланып, егетләребез җиңү белән исән-сау өйләренә кайтсын иде.
Руфия Сәйфуллина.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=11457

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.