Безнекеләр — ВДНХада

2023 елның 4 ноябрендә Мәскәүдә ВДНХада Россия Халыкара күргәзмә-форумы ачылды. Күргәзмә кысаларында дөньядагы иң зур музей комплексы территориясендә илебезнең төрле өлкәләрдәге казанышларын ачык күрсәтүче дистәләгән мәйданчыклар барлыкка килде.
Агымдагы елның март башында Ульяновск өлкәсенең «көмеш» волонтерлары Мәскәүдәге ВДНХада оештырылган «Россия» Халыкара күргәзмә-форумында булдылар. Әлеге зур бүләкне аларга Ульяновск өлкәсенең социаль үсеш Министрлыгы ясады.
«Россия» күргәзмәсендә илнең 89 төбәге үзләренең иң зур казанышларын күрсәттеләр. Биредә интерактив мәйданчыклар, мастер-класслар, фотозоналар тәкъдим ителгән иде. Һәр төбәк үзенең үзенчәлеге белән гаҗәпләндерде. Бер урында шулкадәр казанышларны туплау — һәркемдә горурлык һәм соклану хисләре уятты.
«Россия» күргәзмәсе кысаларында «көмеш» волонтерлар өчен «Хатын-кызлар: традицияләрне саклыйбыз, Россияне үстерәбез» дигән Бөтенроссия форумы үтте. Әлеге форум Россия Федерациясе Советы тарафыннан оештырылган иде.
Тематик интерактив чаралар хатын-кызларның үз төбәкләрен үстерүдә өлеш кертүләренә багышланган иде. Шул исәптән социаль өлкәгә, сәламәт яшәү рәвешенә, традицияләрне һәм кыйммәтләрне алга сөрү һәм, әлбәттә, актив озын гомерлелеккә.
«С» павильонында Павловка бистәсенең «Гармония» комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре форумда катнашучылар һәм кунаклар өчен мастер-класслар үткәрде. «Язгы биюләр» мастер-классында хатын-кызлар уклау белән фитнес ясадылар. «Леди грация»да атлас тасмалардан чәчәкләр һәм брошкалар әзерләделәр. Кунаклар зур кызыксыну белән мастер-классларда катнашты.
Безнең регионның мастер-класслары «Актив озын гомерлелек», «Ульяновск өлкәсендәге «көмеш» волонтерлык» проектларын һәм аларның мөһим юнәлешләрен популярлаштыру, гражданнар арасында сәламәт яшәү рәвешен үстерү һәм ял итү эшчәнлеген активлаштыру максатыннан оештырылды.
Безнең районнан да бу мөһим чарада Иске Кулаткыдагы «Гармония» комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең хезмәт буенча инструкторы Фирүзә Бимеева һәм Яңа Мостяктан «көмеш» волонтер, район активисты Саҗидә Байбикова катнашты.

 Тулырак материалны газетаның  12нче санында укыгыз.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=11454

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.