Күп балалы гаиләгә ярдәм итик!

Карактан кала, уттан – юк, диләр халык телендә. Чынлап та, ут-күздән Аллаһы Тәгалә һәркайсыбызны сакласын дип телибез. Тырышлык, көч белән җыйган мал-мөлкәтең берничә мизгелдә җир белән тигезләнеп, юкка чыгуны берәүгә дә язмасын. Менә шулай 24 февраль иртәсендә Иске Кулаткы эшчеләр бистәсендә яшәүче Илмира һәм Руслан Абитовлар гаиләсенең салкын кышта яңа гына төзелеп кергән өйләре һәм йортлары юкка чыкты. Әлеге гаиләдә 7 бала тәрбияләнә.

Бу хәбәр районга тиз таралды. Кышкы салкын көндә бернисез калган күп балалы гаиләгә райондашлар иң беренче булып кием-салым, көнкүрештә кирәк-яракларны җыйдылар.

Район халкы, чит җирләрдә яшәүче якташларыбыз, мөселман кардәшләребез Абитовлар гаиләсенең хәсрәтенә битараф калмыйча, тиз арада финанс ярдәм җыярга керештеләр. Хөрмәтле райондашлар! Бергәләп күп балалы гаиләгә ярдәм итик!

Финанс ярдәм күрсәтергә теләүчеләр 89278225572 номеры буенча Абитов Руслан Мәүлетовичның саклык банкы картасына акча күчерергә мөмкин.

Изге эш беркайчан да эзсез калмый! Кем күпме булдыра ала. Тамчыдан күл җыела, дип юкка гына әйтмиләр.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=11257

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.