Максатларыбыз тормышка ашсын!

Ульяновск өлкәсендә җирле инициативаларга ярдәм итү проектларын сайлап алуның икенче дулкынына йомгак ясалды.
Губернатор Алексей Русских кушуы буенча 2024 елда бу максатларга өстәмә рәвештә 77 млн. сум бүлеп бирелгән.
«Икенче дулкынның җиңүче проектлары исәбенә 64 инициатива керде. Ә инде 2024 елда без барлыгы 138 инициативаны хупладык. Үткән ел белән чагыштырганда бу күрсәткеч ике тапкырга артык», — дип билгеләп үтте төбәк Башлыгы А. Ю. Русских.
Ульяновск өлкәсе финанс министры Наталья Брюханова сүзләренчә, быел бүлеп бирелгән акчаларның гомуми бәясе 242,7 млн сум тәшкил иткән.
— Соңгы елларда җирле инициативаларны яклау  проекты районыбызда  мөһим проблемаларны хәл итәргә мөмкинлек бирә. Үткән елда Иске Кулаткы эшчеләр бистәсенең Советская урамында урнашкан зиратлар яңа койма белән әйләндереп алынды. Бу проектның гомуми смета бәясе 2 млн. 130 мең сум тәшкил итте. Әлеге изге эшне башкаруда барлык райондашларыбыз да актив катнашты. Аеруча дин кардәшләребез, шушы мәхәлләдә яшәүчеләр өмәләр оештырып, зур күләмле төзекләндерү эшләрен башкардылар. Үзләренең шәхси техникалары ярдәмендә корыган агачлардан чистарттылар. Бүген инде зиратларын яңа коймасы ерактан ук үзенең матурлыгы белән узып баручыларны да сокландыра. Бу программа бик күп файдалы эшләргә этәргеч булып тора. Беренчедән, Хөкүмәт тарафыннан акчалата зур ярдәм күрсәтелә. Икенчедән, авыллар җанланып китте, халыкта үз көченә, булдыра алуларына ышаныч туды, алар, теге яки бу башлангыч белән чыгып, үз өстенә җаваплылык ала, уртак эш өчен яна башлый. Бу — бик яхшы, чөнки авыл халкын берләштерә, иң мөһиме, эшнең нәтиҗәсе бар,” — диде район мәдәният идарәсе начальнигы Ф. А. Кузәева.
Быел районыбызның тагын 5 инициативасы конкурсның сайлап алуын узды. Җирле инициативаларга ярдәм итү проекты кысаларында район мәдәният йортына яңа пластик тәрәзәләр урнаштырылачак, Кирюшкино авылындагы спортлар залына ремонт ясалачак, шулай ук Яңа Кулаткы, Мосеевка һәм Иске Яндука авылларының мәдәният йортларына ремонт эшләре башкарылачак. Әлеге кирәкле программа ел саен дəвам итеп районыбызда калган башка бик зур мəсьəлəлəрне дə хəл итəргə ярдəм итəр дип өметлəнəбез.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=11260

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.