“Мобиль бригадалар” ярдәмгә килә!

Районыбызда “Мобиль бригадалар” эше дәвам итә, алар өлкән яшьтәге авыл халкын медицина оешмаларына алып килә.
Социаль хезмәткәрләр пенсионерларны өйдән үк алып китә. Өлкән яшьтәге кешеләр сөенә: автобус тукталышына яки, гомумән, җәяү барырга кирәкми. Махсус транспорт социаль хезмәткәрләргә өлкән яшьтәге кешеләрне медицина учреждениеләренә һәм кире кайтара алсын өчен бирелгән. Яше аркасында күпләр өчен хәтта берничә йөз метр үтү дә шактый катлаулы. Ә мондый мобиль бригадалар хәтта ерак торак пунктларда да эшли. Әгәр өлкән яшьтәге кешегә анализлар тапшырырга яки тикшерү узарга кирәк икән, аны ФАП, амбулатория яки район дәваханәсенә илтеп җиткерәчәкләр.
Тикшерү программасында — анализлар тапшыру, кардиограмма, терапевт консультациясе һәм башкалар. Барысын да бер көн эчендә өлгерергә була. Мондый медицина таксиенда диспансерлауга гына түгел, тар белгечләргә дә барырга мөмкин.
65 яшьтән өлкәнрәкләргә медицина учреждениеләренә барып җитәргә ярдәм итүче мобиль бригадалар регионыбызда 2019 елда илебез Президенты Владимир Путин указы белән тормышка ашырылучы «Демография» гомумдәүләт проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында барлыкка килде.
Махсус транспорт инвалид коляскасы, тоткалар һәм башка кирәк-ярак белән җиһазландырылган. Юлда кан басымы күтәрелү, башка авырулар килеп чыгарга мөмкин, ә бит кайчак 30 -50 чакрымга да барырга туры килә. Пенсионерларны дәвалау учреждениесенә социаль хезмәткәр һәм фельдшер озатып бара. Авылларга “Мобиль бригадалар” алдан төзелгән график буенча йөри.
“Мобиль бригаданың эше белән без бик канәгать. Авылда яшәүче пенсионерларны өйләреннән алабыз һәм район больницасына алып барабыз. Тиешле анализларны тапшырып, участок табибына һәм башка белгечләргә күренәләр, флюорографияне, диспансеризацияне дә шунда ук узалар. Автомобиль дә бик уңайлы, барлык кирәк булган әйберләр белән җиһазландырылган. Инвалидларны йөртү өчен тиешле шартлар бар. Тәҗрибәле шофер Рәшит Кузәев һәрвакыт әби-бабайларга да, безгә дә ярдәм итә. Киләчәктә дә мобиль бригадалар эшләсен иде, картларыбыз бик рәхмәтле” — дип сөйләде Иске Мостяк авылыннан социаль хезмәткәр Сания Куртякова.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=10968

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.