Тату гаилә — бәхет нигезе

Россия Президенты Владимир Путин гаиләне яклау, традицион гаилә кыйммәтләрен саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен популярлаштыру максатыннан 2024 елны Гаилә елы дип игълан итү турындагы Указга кул куйды. Гаилә елында мәхәббәт, тугрылык, хөрмәт, үзара аңлашу, ярдәм итү һәм башка традицион гаилә кыйммәтләрен саклауга аерым игътибар биреләчәк. Бу кыйммәтләр көчле һәм бәхетле гаиләнең нигезе булып тора. Нык гаилә — җәмгыятьнең тотрыклылыгы һәм чәчәк атуы өчен төп гарантия.
Үткән атнада Губернатор Алексей Русских Гаилә елында өлкәбездә булачак вакыйгаларга багышланган оештыру комитеты утырышын үткәрде. Өлкә Башлыгы һәр муниципаль берәмлектә гаиләләргә социаль ярдәм чараларын анализларга, район администрацияләре башлыкларына профильле ведомствога яңа муниципаль чаралар буенча инициативалар тәкъдим итү бурычы куйды.
26 январь көнне Ульяновск шәһәрендә “Губернаторский” Халыклар дуслыгы йортында гаиләләрнең милләтара фестивале узды. Бу көнне Губернатор Алексей Русских тантаналы рәвештә өлкәбездә Гаилә елына старт бирде. Әлеге чарада төрле конкурсларда җиңүче, “Мәхәббәт һәм тугрылык” медаленә ия булучы, балаларны лаеклы тәрбияләү өчен бүләкләре булган гаиләләр, хезмәт династияләре, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм Геройларның гаиләләре, илебезнең югары бүләкләре белән билгеләнгән һәм «Күркәм гаиләләрнең тормышы» өлкә китабына кертелгән гаиләләр катнашты. Бәйрәм барышында «Россия йөрәге» гаилә учагының уты Ульяновск өлкәсеннән Мордовия Республикасына тапшырылды.
Әлеге тантаналы чарада безнең Иске Кулаткы районын «Бөтен гаилә белән» Бөтенроссия проектында актив катнашучы Динара һәм Марат Сабитовлар гаиләсе тәкъдим итте.
Уңганлыклары һәм тырышлыклары белән райондашларыбыз арасында абруй яулаган әлеге күркәм яшь гаилә һәрьяклап та үрнәк. Алтын куллы Марат асыл ир-егетләргә хас булганча җитмеш төрле һөнәргә ия булса, өйгә бетмәс-төкәнмәс ямь биреп яшәүче Динара да мактап туймаслык уңган хуҗабикә. Марат һәм Динара туган районнарында намуслы хезмәт итәләр. Сабитовлар эштән һәм тормыштан ямь табып, бер-берсенең, тормышның кадерен белеп яши. Бергәләп тату тормышта яшәп, алар уллары Самир һәм кызлары Алсуны тәрбияләп үстерәләр. Самир Иске Кулаткы беренче номерлы урта мәктәбендә II сыйныфта белем ала, шулай ук балалар сәнгать мәктәбендә рәсем ясау белән шөгыльләнә, төрле конкурсларда призлы урыннар яулый. Алсу әлегә балалар бакчасына йөри.
Сабитовлар гаиләсе җәмәгать тормышында да актив катнаша. Алар район, өлкә күләмендә оештырылган фестиваль-конкурслардан, иҗади һәм спорт бәйгеләрдән читтә калмый. «Бөтен гаилә» бөтенроссия конкурсында катнашып, алар үзләренең музыкаль, иҗади карашлы, зирәк, күркәм гаилә икәнлекләрен исбатлыйлар. Һәр атна саен Сабитовлар әлеге конкурсның биремнәрен үтәп, фоторәсемнәрен социаль челтәрләрдә урнаштыралар. Буш вакытларын да алар һәрвакыт бергә үткәрергә тырышалар, бассейнга, шугалакка йөриләр, бергәләп табигать кочагына чыгалар.
2023 елда Динара “Әни булырга телим” конкурсының муниципаль этабында җиңү яулап, районыбызны өлкә бәйгесендә лаеклы тәкъдим итте. Динара бик талантлы һәм иҗади кеше. Ул гамәли һәм иҗади сәнгать белән шөгыльләнә, үз куллары белән төрледән-төрле искиткеч матур әйберләр ясый, аларны күргәзмәләрдә тәкъдим итә.
Хезмәттәшләре дә, авылдашлары да бу гаиләне эшчән, өлгер, намуслы булганнары өчен хөрмәт итә. Тынгысыз Сабитовлар мал-туар асрый, кош-корт, бакчада яшелчә, җиләк-җимеш үстерәләр.
Тату һәм бәхетле гаилә кору өчен бер-береңнең теләк-ниятләрен, уй-хисләрен аңлап яши белү кирәк. Шул чакта гына дөньяң көйле барачак. Сабитовлар гаиләсе моны яхшы аңлый һәм бәхетләрен күз карасыдай сакларга тырыша. Киләчәктә дә аларга сәламәт, бәхетле һәм үрнәк гаилә булып яшәргә насыйп булсын.
— Гаиләбез белән фестивальдә катнашу безнең өчен зур хөрмәт һәм горурлык. Бәйрәм чаралары безгә бик ошады, без төрле конкурсларда катнаштык, өлкәбезнең күркәм гаиләләре белән аралаштык, яңа дуслар таптык. Гаиләләргә шундый зур игътибар бирү аеруча куандыра. Тату гаилә – бәхетле гаилә, диләр. Бары бер-береңне хөрмәтләп һәм кадерен белеп яшәгәндә генә, гаилә тату һәм бәхетле була ала.Алдагы көннәрдә дә матур яшәп, тигезлектә балаларыбызны аякка бастырырга насыйп булса иде. Бәхетне һәркем үзечә таба. Авылда, туган җиреңдә тапканы кадерле дә, газиз дә ул, — дип уртаклаштылар Динара һәм Марат Сабитовлар.
Руфия Сәйфуллина.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=10971

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.