Тормышлары сокландыра

2024 елны Россия Президенты Владимир Путин Гаилә елы дип игълан итте. Аның кысаларында 2023 елның ахырында илебездә #Бөтенгаилә дигән зур федераль проект эшли башлады. Әлеге проектта катнашучы гаиләләргә төрле биремнәрне үтәргә, аның турында социаль челтәрләргә биремне үтәгәнен күрсәтүче фотоларны урнаштырырга һәм #бөтенгаилә #бөтенгаилә73 хештэгларын куярга кирәк.
Безнең районнан да әлеге конкурста актив катнашучы гаиләләр байтак. Шундыйларның берсе Иске Кулаткы эшчеләр бистәсендә яшәүче Аблязовлар гаиләсе.
Эльвира Маратовна һәм Илдар Рәшитович Аблязовлар бик тырыш, үрнәк гаилә. Гаилә башлыгы Илдар Рәшитович Иске Кулаткыдагы электр челтәрләренең көньяк бүлекчәсендә мастер булып эшли. Хезмәтендә җаваплы, тырыш һәм өлгер булуы белән башкалардан аерылып тора.
Эльвира Маратовна Иске Кулаткы районында суд участогының суд утырышы секретаре вазифаларын башкара. Бик сабыр, тыйнак, грамоталы хезмәткәр. Өендә дә ул уңган хуҗабикә һәм ягымлы, аңлаучан әни.
Аблязовлар гаиләсендә кызлары Азалия һәм уллары Самат төпле тәрбия алып үсәләр. Азалия Иске Кулаткы беренче номерлы урта мәктәбенең V «А», ә Самат I «Б» сыйныфларында укыйлар. Алар әти-әниләре үрнәгендә тырышлар һәм тәртиплеләр. Яхшы билгеләргә укып, мәктәп тормышында актив катнашалар һәм сыйныфташлары өчен үрнәк булып торалар.
Аблязовлар гаиләсе район, мәктәп күләмендә үткәрелә торган чаралардан һәм конкурслардан читтә калмыйлар. Алар актив тормыш рәвеше алып бара. Җәй айларында еш кына табигатьтә булырга, төрле җирләрдә сәяхәт итәргә яраталар.
Шундый яшь, үрнәк гаиләләр районыбызда күбрәк булса, балалар да тәрбияле, акыллы булып үсәрләр иде. Мәхәбәттә һәм аңлашуда яшәгән шундый парларның матур һәм күркәм итеп яшәүләре күңелдә соклану хисе уята.
Әлфия Яфарова.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=10974

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.