Яшь табибны халык яратты

Илебездәге заман медицинасында озак вакытлар буенча иң кискен проблемаларның берсе кадрлар җитмәү булды. Ул бигрәк тә авыл җирендә сизелде. Чөнки, хәзерге заманда югары медицина уку йортларын тәмамлаучылар авылга кайтырга бер дә ашкынып тормыйлар. Әлеге катлаулы мәсьәләне чишү — табибларны җәлеп итү өчен 2012 елда «Земство табибы» дигән Бөтенроссия программасы гамәлгә керде. Күптән түгел генә әлеге программа нигезендә район больницасы коллективына да яшь табиб-невролог Лилия Тимербулатова кушылды.
Лилия Рөстәм кызы Иске Кулаткы эшчеләр бистәсендә туып үсте. 2015 елда Россия Герое Р. М. Хәбибуллин исемен йөртүче Иске Кулаткы икенче номерлы урта мәктәбен «алтын» медальгә тәмамлап, максатлы юллама буенча Ульяновск дәүләт медицина университетында белем алды. Ульяновск үзәк шәһәр больницасының неврология бүлегендә һәм Ульяновск дәүләт университетында ординатураны кызыл дипломга тәмамлап, район больницасында табиб-невролог булып хезмәт юлын башлап җибәрде. Берничә ай гына эшләсә дә, Лилия Рөстәмовнаны райондашларыбыз яратып өлгерде. Аның белемле, дөрес диагноз куя белүен һәм авыруларга ярдәм итүен билгелиләр. Бүгенге интервьюда без яшь табиб белән якыннан танышырбыз.

Дәвамын газетаның 48 санында укыгыз.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=10282

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.