«Без булмасак кем» проекты кысаларында мобилизацияләнгән якташларыбыз өчен даими рәвештә гуманитар ярдәм җыю һәм җибәрү буенча эшләр оештырыла. Бу мөһим чарадан читтә калмаган райондашларыбызга чын күңелдән рәхмәт белдерәбез. Иске Кулаткы эшчеләр бистәсенең “Тормыш гармониясе “ үзәгенең “көмеш волонтерларына”, Иске Кулаткы 1 номерлы урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучыларына, «Чишмә» балалар бакчасы тәрбияләнүчеләренә, «Дин Арафат» мәчете мөселманнарына рәхмәт белдерәбез. Алар безнең уртак эшебезгә бәяләп бетергесез өлеш керттеләр. Мобилизацияләнгән хәрбиләребез өчен кирәкле әйберләр сатып алуда гуманитар ярдәм күрсәткәннәре өчен олы рәхмәт җиткерәбез
Ноя 30 2023
Гуманитар ярдәм җыю
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=10285
Свежие комментарии