Төп максат — тәҗрибә алмашу

16-19 ноябрь көннәрендә Ульяновск өлкәсенең Мәләкәс районындагы «Юность» балалар сәламәтләндерү белем бирү үзәге базасында профсоюзның VII төбәкара педагогик мәктәбе узды. Ул педагог һәм остаз елына багышланды. Быел мәктәпкә яшь педагоглар гына түгел, аларның остазлары да килде. Әлеге чара “Педагогик дуэт: яшь педагог һәм остаз” девизы астында узды.
Мәктәпнең эшендә Ульяновск өлкәсенең төрле районнарыннан гына түгел, ә Калмыкия һәм Марий Эл Республикаларыннан, Ярославль, Самара, Иркутск һәм Ленинград өлкәләреннән барлыгы 84 кеше катнашты. Бу мөһим чарада безнең Иске Кулаткы районын яшь педагоглар советы рәисе, «Гөлчәчәк» балалар бакчасы тәрбиячесе А.Г. Байгузина үзенең педагог-остазы Р.Р. Аделова һәм хезмәттәше, “Чишмә” балалар бакчасы тәрбиячесе И.Р. Ахметова тәгъдим иттеләр.
3 көн дәвамында лекцияләр, семинарлар, мастер – класслар оештырылды. Төбәкара профсоюз мәктәбе төрле өлкәләрдән һәм районнардан педагогларны берләштерде. Өлкән буын педагоглары яшь укытучылар белән эш тәҗрибәләре, уй-фикерләре белән уртаклаштылар, үз тәгъдимнәрен белдерделәр. Профсоюз мәктәбе һәм яшь педагоглар Советы укытучыларга яңа белем һәм күнекмәләр генә түгел, ә алга таба хезмәтләрендә энергия, илһам, яңа идеяләр бирәчәк. Аларга чын күңелдән зурдан-зур уңышлар теләп калабыз.
Р. Сәйфуллина.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=10269

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.