Начар гадәтләрдән сакланыйк!

Үткән атнада Павловка районара полиция бүлегенең балигъ булмаган балалар эшләре буенча инспектор-полициянең капитаны Ю. К. Усманова һәм участок уполномоченные–полициянең өлкән лейтенанты Ш. Р. Аблязов Россия Герое Р. М. Хәбибуллин исемен йөртүче Иске Кулаткы икенче номерлы урта мәктәбенең укучылары белән “Юл кагыйдәләрен үтәү”, «Начар гадәтләр: зыян һәм нәтиҗәләр», «Сугышулар һәм аларның нәтиҗәләре» темаларына профилактик әңгәмәләр үткәрделәр. Әлеге очрашу “Начар гадәтләрне профилактикалау” айлыгы кысаларында оештырылды. Чара барышында укучыларга балигъ булмаганнарның җинаять җаваплылыгы турында мәгълүмат җиткерелде. Балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор урлашу, талау, тән җәрәхәтләре салу кебек җинаятьләр кылу өчен җаваплылыкка тарттырылу турында сөйләде. Яшүсмерләргә җинаять һәм административ җаваплылыкның ничә яшьтән кулланыла башлавы, бу җаваплылык төрләре арасында нинди аермалар барлыгы һәм аларның нинди нәтиҗәләр-гә китерүе турында аңлатылды.
Полиция хезмәткәрләре урамда, җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен, үтәргә киңәш иттеләр. Укучыларны спиртлы эчемлекләр һәм тәмәке куллануның зыяны турында искәрттеләр, шулай ук бу начар гадәтләрнең никадәр хәвефле булуы  турында аңлаттылар. Әңгәмә барышында Юлия Камил кызы укучыларның тышкы кыяфәте, мәктәптә һәм җәмәгать урыннарында үз-үзләрен тотышы, укучыларның укытучыларга, өлкәннәргә һәм яшьтәшләренә карата ихтирамлы һәм яхшы мөнәсәбәттә булуы мәсьәләләренә кагылды.
Инспектор балигъ булмаган бала бәлагә эләккән, авыр тормыш хәлендә калган очракта кайда мөрәҗәгать итәргә кирәклеге турында  киңәшләр бирде, яшь җинаятьченең нинди җаваплылыкка тарттырылуы ихтималлыгы хакында аңлатып үтте. Әңгәмә инспекторның һөнәри эшчәнлегеннән конкрет мисалларга һәм фактларга таянып нигезләнгән иде. Укучылар актив рәвештә инспектор белән әңгәмәдә катнаштылар, кызыксындырган  сораулар бирделәр һәм аларга тулы җаваплар алдылар.
Очрашу ахырында полиция хезмәткәрләре укучыларга укуларында уңышлар, хокукый белемнәрен тагын да ныграк арттыруларын, үз гамәлләренә җаваплы карауларын теләделәр.
 

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=10266

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.