Узган атнада, ягъни 20 ноябрь көнне Иске Кулаткы район администрациясендә сайлаулардан соң беренче тапкыр Новоспасск бер мандатлы сайлау округыннан Ульяновск өлкәсе Законнар чыгару Җыелышы депутаты Мария Александровна Шпак гражданнарны кабул итте.
Аңа үзләренең проблемалары, борчыган мәсьәләләре белән дистәдән артык райондашыбыз мөрәҗәгать итте.
Кайбер сораулар “сакал”лы иде. Алар белән искекулаткылылар элегрәк сайланган өлкә депутатларына да барган булганнар инде. М. А. Шпакка аеруча өметләр баглап, райондашларыбыз күптән чишеләмгән сорауларын да бирделәр.
Мөрәҗәгатьләр арасында юллар ремонты, торак пунктларны төзекләндерү, элемтә, матди ярдәм, сәламәтлек саклауга кагылышлылары да күп иде. Аларны һәммәсен Мария Александровна теркәп барды һәм район дәрәҗәсендә чишергә мөмкин булганнарын район җитәкчелеге карамагына, өлкә дәрәҗәсендәгеләрне үз контроленә алды.
Гражданнарны кабул итүдә район җитәкчеләре һәм төрле службалар начальниклары да катнашты.
С. Абитова.
Ноя 29 2023
Депутатка “сакал”лы мәсьәләләр белән
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=10263
Свежие комментарии