Бүген Иске Кулаткы районының элеккеге хәрби комиссариатның ике катлы бинасында 10 га якын төрле учреждение урнашкан. Әлеге оешмалар халыкның ихтыяҗларын башкаруда зур эш алып бара. Бу бинага төрле йомышлары белән бертуктамый кешеләр агыла. Алар арасында хәлсез әбиләр дә, бабайлар да, инвалидлар да бар.
Тик шунысы кызганыч, шактый күп вакыт үтүгә карамастан, Иске Кулаткы районының “Транстехсервис” оешмасы бинаның тирәсен кардан һәм боздан чистартмый. Алла сакласын, картлар таелып аяк-кулларын яисә башка җирләрен сындыруы ихтимал бит.
Бу бер хәл. Халык Иске Кулаткы эшчеләр поселогының юлларына һәм тротуарларына әлеге учреждение тарафыннан ком сипмәвенә дә зур шикаять (жалоба) белдерә.
Ноя 29 2023
Юллар чистартылмый
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=10272
Свежие комментарии