18 ноябрьдә өстәмә белем бирү хезмәткәрләре көне билгеләнә. Әлеге дата уңаеннан бүген балаларга өстәмә белем бирү үзәгендә матур бәйрәм чарасы узды. Иске Кулаткы районы Башлыгы Л.Ф. Богданова, район мәгариф бүлеге җитәкчесе И.С. Агрусева педагогларны һәм хезмәт ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, Почет грамоталары тапшырдылар. Бәйрәм бик җылы, дустанә атмосферада узды. Үзәктә эшләп килүче түгәрәкләр, оешмалар һәм район мәктәпләрендәге “Үсеш нокталары” вәкилләре төрле мастер-класслар күрсәттеләр. Бәйрәм тантанасы тәбрикләүләр, балаларның матур чыгышлары белән үрелеп барды.
Ноя 16 2023
Бәйрәм булды
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=10121
Свежие комментарии