16 ноябрьдә Яңа Зеленай авылында хәрби операциядә һәлак булган хөрмәтле якташыбыз Рамис Абдуллинны соңгы юлга озату чарасы булды.
Анда мәрхүм белән саубуллашырга бихисап якташларыбыз, туганнары, авылдашлары җыелган иде.
Шушы уңайдан Яңа Зеленай авылының имамы Рамазан хәзрәт Мостакаев мәрхүмгә догалар һәм җеназа намазы укыды.
Аннан соң Яңа Зеленай авылының клубы каршында траурлы митинг оештырылды. Анда районыбызның, өлкәбезнең, әлеге поселениенең җитәкчеләре чыгышлар ясап, якташыбызның гаиләсенең, туганнарының тирән кайгыларын уртаклаштылар.
Соңыннан Рамис Абдуллинны әтисе җирләнгән Кирюшкино
авылына җирләнде.
Тыныч ят Рамис без сине кайчанда онытмабыз.
Ноя 16 2023
Якташыбыз белән саубуллашу
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=10116
Свежие комментарии