Авылның ихтирамлы кешесе

Яңа Зимница авылында гомер итүче Зәйтүнә Абдрахмановнага 13 ноябрьдә 95 яшь тулды. Гомер бәйрәме белән тәбрикләп аңа илебез Президенты Владимир Путиннан котлау хаты килгән. Сугыш елы баласы, хезмәт ветераны Зәйтүнә Азизованы Иске Кулаткы район Башлыгы, «Бердәм Россия» партиясенең урындагы бүлекчә Секретаре Лилия Богданова исеменнән район хатын-кызлар Советы рәисе, «Күмәк көч» газетасының баш редакторы Сабира Абитова һәм халыкны социаль яклау идарәсенең район бүлекчәсе белгече Лилия Шәмионова тәбрикләделәр. Зәйтүнә апа котлаулар һәм хөрмәт өчен бик сөенде. Җавап итеп изге теләкләр теләп, догалар кылды.
Тормыш авырлыкларын күп күрсә дә, язмышына, Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтле Зәйтүнә апа. Бүгенге көндә тәрбия кылган кызы Рушания белән кияве Камилгә дә рәхмәте чиксез ананың.
«Озак яшәүнең сере нидә соң?» — дигән сорауга, — Мин гомер буе тормыш йөген ялгыз тарттым, 7 яшемдә әтисез, 41 яшемдә ирсез калдым, 5 баламны ялгыз аякка бастырдым, зарланмадым, сыкранмадым, гел хәрәкәттә булдым. Аллаһы биргәненә шөкер итеп яшәдем, — диде.
Менә кемнән үрнәк алырга!

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=10060

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.