«Туган тел» форумында

12-14 ноябрь көннәрендә Казанда I Бөтенроссия «Туган тел» форумы уза. Аны Бөтендөнья татар конгрессы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә оештырды.
Форумда Россия Федерациясенең 28 төбәгеннән һәм Татарстан Республикасы белем бирү оешмаларыннан 800гә якын татар теле һәм әдәбияты укытучылары һәм мөселман дини укыту оешмалары мөгаллимнәре катнаша. Алар өчен эчтәлекле программа әзерләнгән.
Форум делегатлары арасында зур составта Ульяновск өлкәсе делегациясе дә бар. Иске Кулаткы районын район Башлыгы, татар автономиясенең җирле бүлекчә рәисе, «Гөлчәчәк» балалар бакчасы мөдире Лилия Богданова тәкъдим итә.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=10063

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.