Рубрика: Новости района

Рәхмәт хаты белән билгеләнде

27 май — Китапханәчеләр көне алдыннан Ульяновск өлкә Хөкүмәте бинасында китапханә системасында хезмәт итүчеләрне хөрмәтләделәр. Безнең Иске Кулаткы районыннан да озак еллар намус белән хезмәт иткән китапханәче Рита Рушановна Ишниязова әлеге тантанада катнашты. Иске Мостяк авыл китапханәсендә ул 38 елга якын эшли. Бүгенге чарада Рита Рушановнаны өлкә Губернаторы Алексей Русских Почет грамотасы белән бүләкләде. Тәбриклибез.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=8450

25 май – мәктәпләрдә Соңгы кыңгырау көне

Бу көнне районыбызның барлык мәктәпләрендә дә чыгарылыш класс укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгыраячак. Әлеге көн укучылар өчен дә, укытучылар, ата-аналар өчен дә аеруча истәлекле. Чөнки унбер ел буена бергә белем алган укучылар, мәктәпне тәмамлап, олы тормыш юлына аяк басарга җыена. Бу көнне алар яраткан укытучылары белән сабуллаша, шуңа да күңелләрендә моңсулык, күзләрендә матур киләчәккә өмет …

Читать далее

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=8447

Мәчетнең юбилее

24 майда Мосеевка авылының мәчете ачылуга 30 ел тулды. Шушы уңайдан бу авылда күркәм чара үтте. Ул көнне мәчеткә торак пунктның мөселман ир-атлары һәм хатын-кызлары һәм чит төбәкләрдән олы кунаклар килгән иде. Әлеге матур бәйрәмдә Ульяновск өлкәсенең баш мөфтие   Илдар хәзрәт Сафиулллин катнашты. Бу чара турында тулырак материалны “Күмәк көч” район газетасының киләсе саннарында укый …

Читать далее

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=8442

Карлыган һәм крыжовник баллы булсын өчен, яз көне нәрсә сибәргә?

Тәҗрибәле бакчачылар карлыган һәм крыжовник төбенә бәрәңге әрчегәннән соң калган кабыкларны сала. Шулай итсәң, аларның җимешләре баллы булып үсәр. Шулай ук бәрәңге крахмалы да кулланырга була. Моның өчен яз көнендә һәр карлыган куагы төбенә 2 аш кашыгы крахмал сибәргә кирәк. Крахмалны туфрак белән каплап, өстенә су сибәргә дә ярый. Ашламаны сыек итеп ясарга да була. …

Читать далее

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=8436

Туган телне сөюче балалар

Агымдагы елның февраль аенда «Күмәк көч» район газетасы Ульяноск өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең Иске Кулаткы бүлекчәсе белән берлектә район мәктәпләре укучылары арасында «Туган телем — татар теле» иншалар бәйгесен игълан иткән иде. Әлеге конкурс балаларда туган телгә мәхәббәт һәм кызыксыну тәрбияләү, телебезне сакларга һәм якларга кирәклеген төшендерү максаты белән оештырылды. 23 майда әлеге конкурска нәтиҗәләр …

Читать далее

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=8433

Хезмәтендә сынатмый

Безнең якташларыбыз төрле җирләрдә яшәсәләр дә, тырыш хезмәтләре, үрнәк булулары белән сынатмый. Мосеевка авылында туып үскән Радик Рушанович Давыдов та шундыйларның берсе. Ул Сызрань шәһәренең юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясендә хезмәт итә. Язма героем Хания һәм Рушан Давыдовлар гаиләсендә беренче бала булып туа. Тырыш, тәртипле, үрнәк гаиләдә төпле тәрбия алып үсә. Мосеевка авыл мәктәбен тәмамлап, …

Читать далее

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=8430

Тигез юллар – имин хәрәкәт

Сыйфатлы юллар транспорт чараларының хәвефсез йөрүен тәэмин итә. Машиналар күп йөрү сәбәпле, юллар даими төзекләндерүгә һәм яңартып торуга мохтаҗ. Шушы көннәрдә  «Сыйфатлы имин юллар» милли проекты ярдәмендә Иске Кулаткы эшчеләр бистәсенең Куйбышев урамындагы юлларны ремонтлау эшләре башланды. Үзәк урамга яңадан асфальт салына. Әлеге эшләрне районыбызның «Тан» җәмгыяте бригадасы башкара. Ремонтлана торган участок 1395 метр озынлыкта …

Читать далее

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=8426