Тәҗрибәле бакчачылар карлыган һәм крыжовник төбенә бәрәңге әрчегәннән соң калган кабыкларны сала. Шулай итсәң, аларның җимешләре баллы булып үсәр.
Шулай ук бәрәңге крахмалы да кулланырга була.
Моның өчен яз көнендә һәр карлыган куагы төбенә 2 аш кашыгы крахмал сибәргә кирәк. Крахмалны туфрак белән каплап, өстенә су сибәргә дә ярый.
Ашламаны сыек итеп ясарга да була. 3 литр суда 2 аш кашыгы крахмалны эретегез. Һәр куакка шуны сибегез.
Крахмалда калий күп була, ул җимешләрне үстерә, яфраклар күбрәк үсү өчен дә файдалы, җимешләрне балландыра һәм иртә коелудан саклый, диелә хәбәрдә.
Май 24 2023
Карлыган һәм крыжовник баллы булсын өчен, яз көне нәрсә сибәргә?
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=8436
Свежие комментарии