Уңышлары куандыра

Мәктәп тормышы күңелле һәм истәлекле вакыйгаларга бай һәм һәрвакыт гөрләп тора. Күптән түгел генә Иске Кулаткы икенче номерлы урта мәктәбенең III-IV cыйныфлар укучылары Павловка эшчеләр бистәсендә үткән “Кече Академия” башлангыч сыйныф укучыларының тикшеренү эшләре конкурсының зональ этабында катнаштылар. Һәм мәктәп, район өчен шатлыклы хәбәр белән кайттылар.

III cыйныф укучысы Ясминә Бакиева “Дикий пион в условиях Старокулаткинского района” дигән темага чыгыш ясап, өченче дәрәҗәле диплом һәм катнашу турында сертификат белән бүләкләнде. Әлеге сыйныф укучысы Денис Кунеевский «Соль полезная и вредная» дигән тикшеренү эше белән дипломга һәм сертификатка лаек булды. IVcыйныфтан Артур Шаюков «Определение животных по следам и погрызам» исемле проектын яклап, икенче дәрәҗәле дипломга һәм сертификатка ия булды.

Әлеге укучыларның сыйныф җитәкчеләре Н.Р. Аделова һәм Э.Д. Зимнурова балаларны конкурска әзерләүдә зур тырышлык куйдылар. Без дә укучыларны ирешелгән уңышлары белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уку алдынгылары булуларын теләп калабыз.

Районыбызда укуга омтылучан, өлгер, талантлы балалар бик күп. Ә инде укытучылар аларны күреп алып, сәләтләрен үстерү өчен шартлар тудырырга һәм системалы эш алып барырга тиеш.

Ә. Яфарова.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=970

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.